slide

Кабер ташы. 1543

Яссы рельефлы уеп язу. Татарстанның Биектау районы. Татарстан Милли музее

slide

Кабер ташының икенче ягында вазондагы чәчәк бәйләме. XVI йөзнең беренче яртысы

Ф.Х.Вәлиев реконструкциясе. Татарстанның Питрәч районы Пановка авылы

slide

Кабер ташы. XIX йөз

Чистай районының Наратъелга авылы

slide

Кабер ташы. XVI йөз

Биектау районының Туктамыш авылы

slide

Кабер ташы. XIV йөз башы

Болгар тарих-архитектура тыюлыгы музее

slide

Фәтхелькадыйр. Кабер ташы. Таш. Уеп ясалган бизәк

Арча районы Унбаш авылы

1 / 6

Тасфирламасы

Эшкәртелгән известьташтан, кайвакыт мәрмәр плитәләрдән уеп ясалган кабер ташлары мәрхүмнең җирләнгән урынында, баш ягында урнаштырылган; гадәттә, өчпочмак, ярыма`рка, уксыман яки кил рәвешендә төгәлләнгән туры почмаклык формасында. Уеп ясалган бизәк тирән уемлы һәм яссы рельефлы кисү техникасын, еш кына өслекнең сизелер-сизелмәс яктылык һәм күләгә бирүче фон яссылыгына авыш почмак ясап башкарылган. Ташның алгы ягындагы гарәпчә яки гарәп графикасының классик-каллиграфик төрләрендәге («куфи», «сөлес», «нәсех», тәгълик» һ.б.) язулар кайвакыт аның ян һәм эчке якларында да уелганнар. Таш яссылыгын, нәфис бизәк буларак, фәлсәфи һәм шигъри эчтәлектәге текстлар (мәсәлән, «фани дөньядан бакыйлыкка күчте») каплап торган. Уеп ясалган кабер ташлары татарларның барлык этник төркемнәрендә булган, ләкин Себер татарларында күп таралмаган, башлыча, күренекле кешеләр каберләренә генә куелган.

Төрләре һәм стильләре

Уеп ясалган кабер ташлары кую традициясе Идел буе Болгар дәүләте һәм Казан ханлыгы чорыннан килә (кара Болгар сәнгате, Алтын Урда сәнгате). XIII йөздә — XV йөзнең 1 нче яртысыннан сакланып калган ядкәрләрне бизәлеш һәм каллиграфия буенча 2 төргә бүләләр. Беренче төр формасының зурлыгы, тирән уемлау техникасы кулланылуы һәм «куфи» стилендә язылуы белән аерылып тора. Икенчесе кил яки уксыман итеп каймаланган кабер ташының мәчет михрабына охшатып эшләнүе, формасының төзек, туры почмаклы булуы, яссы рельефлы уемнарның камиллеге белән (Болгардагы архитектура истәлекләренә хас) таныла. Беренче төр кабер ташларының бизәкләрендә халык сәнгате сыйфатлары чагылдырылса, икенчесендә профессиональ шәһәр мәдәнияте эзләрен күрергә мөмкин.

XV–XVI йөзнең 2 нче яртысындагы бизәкләрдә һәм эпиграфикада бердәм стиль хас булган кабер ташлары (Казан ханлыгы сәнгате) иске авыл зиратларында, яки чәчелмәгән иген кырларында утраучык булып кереп калган борынгы каберлекләрдә сакланганнар. Алар формалары һәм уеп ясалган бизәкләре буенча:

1) болгарлардан күчеш чоры;

2) XV йөз ахыры — XVI йөз башы;

3) XVI йөзнең 1 нче яртысы эпиграфияләренә бүленә.

Беренчеләре өчпочмак яки уксыман формада төгәлләнә, алгы яктан таш абрисы буенча геометрик һәм үсемлек үрнәкләре уелган тар кайма белән бизәлә. XV йөз ахыры — XVI йөз башындагы каберташлар тагын да купшырак була бара: очланган урында чәчәк-үсемлек орнаменты үрнәкләреннән төзелгән ярымрозетка формасындагы бизәкләр барлыкка килә (ярымпальметталар, дәлия, кашкарый, лалә, чалма чәчәк тибындагы эре чәчәкләр, гөл бөреләре, сыгылма ботаклар һ.б.). XVI йөзнең 1 нче яртысындагы стелалар зурлыклары (биеклеге 2,5 м га җитә), уеп бизәү техникасы, биек рельефлыгы, язуларның «сөлес» стилендә башкарылуы, бай бизәлешле һәм катлаулы композицияле булуы белән аерылып тора. Өске өлеше кил яки уксыман килбәткә ия. XVI йөз уртасына таба турыпочмаклы таш яссылыгында А рәвешендәге үсемлек үрнәкләре һәм үзәктә фестонсыман медальоннар төшерелгән орнаменталь панно барлыкка килә. Аның эчендә Коръәннән гарәпчә хикмәтле, үрмә язулар урнаштырыла. Каллиграфик язма еш кына үсемлек бизәкләре белән үрелеп бара (чәчәк атучы «куфи» яки «сөлес»). Купшы бизәкле эпитафияләрне (гарәп бормалары белән үрелгән яшь ботаклар яки арабескалар белән бизәлгән кайма) еш кына ташның ян һәм арткы якларында да очратырга мөмкин. XV–XVI йөзләр кабер ташлары бизәкләрендә Төркия, Кырым, Урта Азия, Кавказ, Иран сәнгате йогынтысы сизелә. XVI йөзнең 2 нче яртысы — XVIII йөз уртасының уеп ясалган кабер ташлары тулысынча диярлек узган чор бизәкләре композицияләрен кабатлыйлар. Ләкин аларда ташка уеп бизәкләү дәрәҗәсенең төшүе һәм уеплау техникасының гадиләштерелүе белән бәйле эклектик агымнар барлыкка килә. XVIII йөзнең 1 нче яртысы — XIX йөз башы кабер ташларының зурлыгы кечерәя (биеклеге уртача 1,6 м һәм киңлеге 0,5 м), ярымтүгәрәк итеп (яки шуңа якынлаштырып) төгәлләнә, турыпочмаклы килбәттә киселә. Уеп ясалган бизәк алгы якның өске өлешендә һәм ян-як каймаларда урнаша. Калган яссылык язулар уелган турыпочмаклы панно ясаучы горизонталь полосаларга бүленә; чәчәк-үсемлек бизәкләр еш кына стеланың аскы өлешендә урын ала. Бизәкләр кайвакыт ташның арткы ягына, еш кына гарәп бормалары үрелгән түгәрәк медальоннар рәвешендә төшерелә.

Татарстанның көнчыгыш районнарындагы кайбер авылларда конус рәвешендәге, кайбер чакта тамгалар уелган зур кабер ташлары очрый. XIX йөзнең 2 нче яртысыннан эпитафияләрдә купшы бизәкләр әкренләп юкка чыга бара һәм XIX йөз ахырында — XX йөз башында алар аерым, сирәк очракларда гына кулланыла.

Авторлары

Кабер ташларының күпчелегенең авторлары билгесез, ләкин XVII йөзнең 2 нче яртысында — XX йөз башында аерым осталар үзләренең исемнәрен язып калдыра: Аккучат, Әюб бине Исмәгыйль, Гайсә, Габделбари, Дәүләтша мулла. Зәкиҗан бине Мортаза, Ибраһим бине Мөхәммәт, Килмөхәммәт бине Ишман, Лотфулла әл Әлмәти, Мөхәммәтхәнәфи, Мөхәммәтзакир бине Шакир һ.б. бик күпләр (аларның исемнәре уелган кабер ташлары галим М.И.Әхмәтҗанов тарафыннан өйрәнелә).

XX йөз башыннан уеп ясалган кабер ташларының алга киткән традицияләре әкренләп бетүгә йөз тота. Казан, Әлмәт, Лениногорск һәм авыллар зиратларында, башлыча, кулланучыларның шәхси зәвыкларына юнәлдерелгән, борынгы ташларга хас традицион бизәкле хәзерге заман кабер ташлары үрнәкләрен күрергә мөмкин. Әлеге эпитафияләрнең бик сирәкләрен генә сәнгать әсәрләренә тиңләргә мөмкин. Шул ук вакытта уеп ясалган кабер ташларыдагы орнамент традицияләре заманча монументаль-бизәлеш сәнгатендә (җәмәгать биналары интерьерларында уеп бизәлгән гипстан, агачтан дивар паннолары), Казаннан Р.Ә.Килдебәков, Е.В.Киселёва, В.К.Фёдоров, Түбән Камадан Ю.Н.Галузин, Ә.С.Фәтхетдинов, Чаллыдан Л.П.Владыкин, Р.З.Круглякова һ.б. рәссамнар иҗатларында, шулай ук архитектурада күпертмә декорда үсеш ала (Казандагы Татар опера һәм балет театры фасадлары һәм интерьерлары һ.б.). Уеп ясалган кабер ташлары үрнәкләре ТРның Милли музеенда, ТР Дәүләт сынлы сәнгать музеенда, «Казан» милли мәдәният үзәгендә, Касыйм шәһәре музей-тыюлыгында, Тубыл тарих-архитектура музей-тыюлыгында һ.б. сакланалар.

Шулай ук кара Архитектура бизәлеше, Монументаль бизәлеш сәнгате.

Әдәбият          

Әхмәтҗанов М.И. Үлгәннәрнең каберен бел. К., 2000; 

Усманов В.М. Тарихи ядкәрләр. Уфа, 2001. 1 кит.; 

Стәрлетамак, 2005. 2 кит.; 

Юсупов Г.В. Введение в булгаро-татарскую эпиграфику. М.-Л., 1960; 

Валеев Ф.Х. Татарский народный орнамент. К., 2002; 

Мухаметшин Д.Г., Хакимзянов Ф.С. Эпиграфические памятники города Булгара. К., 1987; 

Валеев Ф.Х., Валеева-Сулейманова Г.Ф. Древнее искусство Татарстана. К., 2002.

Автор — Г.В.Вәлиева-Сөләйманова