Биографиясе

1947 елның 21 августында Дагстан АССРның Сөләйман-Стальский районы Ашагастал авылында туган.

1971 елда Дагстан медицина институтын тәмамлый.

1974 елдан Казан медицина университетында; 1992 елдан оториноларингология кафедрасы мөдире. Бер үк вакытта 1976 елдан Казан шәһәр онкология диспансерының баш һәм муен шешләре бүлеге мөдире. 1978 елдан ТАССР Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика клиник хастаханәсендә оториноларинголог.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре йоткылыктагы яман шеш авыруларының башлангыч чорында диагноз кую һәм дәвалауга, йоткылыкның лимфа аденоид боҗрасында яман шешләрне дәвалауның нәтиҗәлелеген билгеләү ысулларына, тавыш ясалу бозылышына диагноз кую, ракны хирургик дәвалауга һәм тавыш ярылары тонусын көйләүгә карый.

Хезмәтләре

Пластика голосовой складки при раковом ее поражении // Актуальные проблемы фониатрии и клинической сурдологии. М., 1988.

Категоризационная рентгеноконтрастная серийная полисунография // Новые методы диагностики и лечения. Казань, 1996. Ч. 1.

Состояние задней перстнечерпаловидной мышцы гортани в норме // Актуальные проблемы в клинической сурдологии. М., 1998 (автордаш).