Биографиясе

1920 елның 21 феврале, Казан – 1943 елның 27 августы.

1938–1941 елларда Казан педагогика институтының биология факультетында укый.

1942 елда фронтка китә, Смоленск тирәсендә барган сугышларда һәлак була.

Иҗаты

Шигырьләре 1935 елдан басыла. Балалар өчен язган шигырьләре «Яшь ленинчы» газетасында, «Пионер каләме» журналында, «Шат балалык» (1938), «Очкыннар» (1940) кебек күмәк җыентыкларда дөнья күрә.

Әсәрләре

Балык тотканда. Казан, 1957.

Тегүче куян. Казан, 1959.

Елак батыр. Казан, 1960.

Әгәр кайта алмасам, онытмагыз // Казан. 1996. № 2.

Әдәбият

Даутов Р.Н., Нуруллина Н.Б. Совет Татарстаны язучылары: биобиблиографик белешмә. Казан, 1986.