Биографиясе

1925 елның 26 августы, Белоруссия ССРның Гомель шәһәре — 2011 елның 16 декабре, Казан.

Казан авиация институтын тәмамлый (1951).

Хезмәт эшчәнлеген 1942 елда Казандагы 230 нчы заводта слесарь булып башлый.

1951–1991 елларда Казан авиация ҖБдә: конструктор, бюро башлыгы, махсус КБ бүлеге башлыгы, заводның партия комитеты секретаре (1963–1967), берләшмәнең баш инженеры.

Бүләкләре

Дәүләт бүләге универсаль җайланмалар һәм стапельләр конструкцияләрен җыюда принципаль яңа технологияләрне кулланып самолётлар төзү алымнарын эшләүдә һәм гамәлгә кертүдә катнашканы өчен бирелә.

Ленин ордены, Октябрь Революциясе, Хезмәт Кызыл Байрагы орденнары белән бүләкләнә.

Автор — Д.С.Фәхретдинов