Биографиясе

1886 елның 6 июле, Түбән Новгород губернасы Княгинино шәһәре –1960 елның 24 августы, Казан.

А.В.Вишневский шәкерте.

Казан университетының медицина факультетын тәмамлый (1913). 1914–1934 елларда Казан университетының госпиталь хирургиясе клиникасында эшли (бүленеп, 1918–1920 елларда Кызыл Армия табибе). 1934 елдан Казан медицина институтының факультет хирургиясе кафедрасы мөдире.

Хезмәтләре урология һәм аппендектомия өлкәләренә карый.

Бүләкләре

Ленин, Кызыл Йолдыз орденнары, медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Об одномоментной операции нефропексии и аппендектомии // Казанский медицинский журнал. 1922. № 5.

К вопросу о происхождении аномалий формы и положения почек // Вестник хирургии. 1926. № 1.

Правая смещенная почка и хронический аппендицит. Казань, 1926.

Камень дивертикула интрамуральной части мочеточника // Урология. 1929. № 6.