Тарихы

1625 –1626 елларда Красный Яр волосте һәм Ахпердино авылы крәстияннәре тарафыннан нигез салына.

1860 елларга кадәр халкы удел крәстияннәре (1797 елга кадәр – сарай) катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук балта эше һәм агач әзерләү кәсепчелеге тарала.

1863 елда авылда башлангыч халык училищесе ачыла, 1896 елда чиркәү-приход мәктәбе итеп үзгәртелә. Авылда Христо-Рождественский чиркәве (1861 елдан) була.

Авыл җәмәгатенең имана җире 1653 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Сембер губернасының Буа өязе Шемуршы волостена керә. 1920 елдан Чуаш автомияле өлкәсендә. 1921 елның 17 ноябреннән (башка мәгълүматлар буенча, 1921 елның 22 сентябреннән) ТАССРның Буа кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Чүпрәле, 1963 елның 1 февраленнән – Буа, 1966 елның 30 декабреннән Чүпрәле районында.

Хәзер Матак авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда – “Канаш” авыл хуҗалыгы артеле оештырыла. 1931 елда “Трактор” колхозы итеп үзгәртелә (беренче рәисе – С.Я.Матросов). 1945 елда ул ике колхозга бүленә – “Трактор” һәм “Динамо”, 1950 елда алар кабат “Большевик” колхозына берләштерелә. Аңа берничә колхоз берләштерелеп, 1960 елда “Авангард” колхозы итеп үзгәртелә (Матак авылы).

1991 елда – “Колос” колхозы (Матак авылы), 1996–2007 елларда – “Колос” күмәк предприятиесе, 2008–2013 елларда – “Колос” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, 2014 елдан – “Ак Барс Дрожжаное” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең “Матак” филиалы.

Халкы күбесенчә филиалда эшли, кырчылык, ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1924 елда авылда башлангыч мәктәп ачыла, 1937 елда – җидееллык, 1960 елда – сигезьеллык, 1966 елда – урта мәктәп итеп үзгәртелә (1982 елда яңа бина төзелә). 2015 елда мәктәпкә Советлар Союзы Герое С.А.Уганин исеме бирелә.

1983 елда мәктәптә Сугышчан һәм Хезмәт даны музее ачыла (экспозиция Советлар Союзы Герое С.А.Уганинга багышланган; якынча 300 саклау берәмлеге бар).

Бөек Ватан сугышы елларында эвакуациялнгән балалар өчен 36 нчы балалар йорты эшли.

Авылда балалар бакчасы (2013 елдан, мәктәп бинасында урнаша), мәдәният йорты, китапханә (1923 елда уку өе буларак ачыла, 1982 елдан мәдәният йорты бинасында), фельдшер-акушерлык пункты, ветеринария пункты, Рождества Христова чиркәве (1994 елдан) бар.

Мәдәният йорты каршында “Туслах” чуаш фольклор коллективы, “Сявал” театр коллективы һәм “Малинка” балалар хореография коллективы (1986 елдан, барысының да оештыручысы – Р.Г.Лысова) эшли.

Күренекле кешеләре

В.П.Кузнецов (1961 елда туган) – хәрби эшлекле, генерал-лейтенант, техник фәннәр кандидаты, фән һәм техника өлкәсендә РФ Хөкүмәте бүләге лауреаты, 4 нче дәрәҗә “Ватан алдындагы казанышлары өчен”, Батырлык, Кызыл Йолдыз, “Хәрби казанышлары өчен”, Почёт орденнары кавалеры;

С.А.Уганин (1924–1959) – өлкән сержант, Советлар Союзы Герое, Ленина, Кызыл Йолдыз орденнары кавалеры.

Халык саны

1859 елда – 595,
1897 елда – 1045,
1910 елда – 1450,
1920 елда – 1704,
1926 елда – 1592,
1938 елда – 1474,
1949 елда –1579,
1958 елда – 1382,
1970 елда – 1734,
1979 елда – 1194,
1989 елда – 736,
2002 елда – 692,
2010 елда – 614,
2018 елда – 523 кеше (чуашлар).