Биографиясе

1937 елның 20 декабре, Саба районы Кече Шыңар авылы — 2016 елның 9 сентябре, Казан.

1961 елда Казан медицина институтын тәмамлый. 1963 елдан Казан медицина институтында фәнни-педагогик эштә, 1996 елдан дипломнан соң белем бирү факультетында балалар хирургиясе һәм урология курслары мөдире, 2000 елдан балалар хирургиясе һәм курсы мөдире.

Бер үк вакытта 1971 елдан Ахунҗанов Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының һәм Казанның баш балалар хирургы. Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының гемодиализ һәм бөерне күчереп утырту буенча Республика балалар үзәге җитәкчесе (1993 елдан).

Фәнни эшчәнлеге

Тикшеренүләре балаларда сидек бүлеп чыгару органнарының тумыштан килә торган аномалияләре үсешен һәм обструктив авыруларын диагнозлауга, хирургик дәвалауга; балалар хирургиясе һәм урологиясендә оператив ярдәм күрсәтү һәм дәвалау өчен хирургик һәм диагноз кую инструментларын һәм аппаратларын эшләүгә; бөерне күчереп утыртуда һәм балаларда хроник бөер зәгыйфьлеген дәвалауда экстракорпораль детоксикация ысулын куллануга карый.

Ахунҗанов балаларда сидек системасының тумыштан килә торган обструкциясен хирургик дәвалау һәм диагноз куюның 10 нан артык ысулын, 30 төрле медицина инструменты, шул исәптән уродинамик тикшерүләр үткәрү өчен 13 аппарат эшли. Уйлап табуга 17 авторлык таныклыгы һәм патенты бар.

Бүләкләре

Фәнни-гамәли эшчәнлектәге казанышлары һәм урология үсешенә керткән өлеше өчен академик Н.А.Лопаткин исемендәге бүләк лауреаты.

Татарстан Республикасы Дәүләт бүләге балалар хирургиясендә яңа технологияләр эшләгәне һәм гамәлгә керткәне өчен бирелә (1997).

ТАССР һәм РФнең атказанган табибе (1977, 1997), Россия Медицина-техника фәннәре академиясенең хакыйкый әгъзасы (1999), СССРның атказанган уйлап табучысы (1989). Татарстанның атказанган фән эшлеклесе (2006). СССР ВДНХсының көмеш һәм өч бронза медале белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Неотложная диагностика важнейших хирургических заболеваний детского возраста: Учебное пособие для студентов и молодых врачей. Казань, 1976 (автордаш).

Обследование ребенка с хирургическими заболеваниями: Учебное пособие для студентов. Казань, 1975 (автордаш).

Клинические задачи по детской хирургии: Учебное пособие для студентов. Казань, 1979 (автордаш).

Әдәбият

Павлухин Я.Г. История медицины Татарстана в лицах. Казань, 1997.

Профессор Ахунзянов Алмаз Асхатович // Казанский медицинский журнал 1997. № 6.

Лечение нейрогенной дисфункции мочевого пузыря у детей // Детская хирургия. 2005. № 3.