Эчтәлек

Бала организмының анатомик-физиологик үзенчәлекләрен, балаларның авырып китү механизмын һәм сәбәпләрен, балалар авыруларына диагноз кую, аларны дәвалау һәм кисәтү ысулларын өйрәнә. Педиатриянең иң мөһим бүлекләреннән берсе — балалар һәм үсмерләр гигиенасы. Педиатриягә б.э. кадәр IV йөздә нигез салынган дип санала (Гиппократның «Бала табигате турында» — «О природе ребёнка» хезмәте). XV–XVIII йөзләрдә яңа туган балаларны карау һәм тәрбияләү турындагы хезмәтләр барлыкка килә (мәсәлән, Ф.Глиссонның — рахит, Т.Сиденхем, Э.Дженнерның — йогышлы авырулар, Ниль Розен фон Розенштейнның педиатрия турындагы хезмәтләре һ.б.). Педиатрия, мөстәкыйль фәнни дисциплина буларак, терапия, акушерлык кебек медицина белгечлекләреннән аерылып чыга. Россиядә галим-акушер, педиатр С.Ф.Хотовицкий Петербург медицина-хирургия академиясендә балалар авырулары курсыннан лекцияләр укый (1831–1847), 1847 елда балалар авырулары буенча беренче русча ярдәмлек — «Педиятрика» дәреслеген нәшер итә. 1834 елда Мәскәүдә беренче балалар хастаханәсе ачыла (хәзер Россиядә педиатриягә нигез салучыларның берсе Н.Ф.Филатов исемен йөртә, шунда табибкә, «Балалар дустына» дип язып, һәйкәл куелган). 1909 елда Казанда Балалар үлеменә каршы көрәш җәмгыяте оештырыла. 1900 елларга кадәр педиатриядә үсү чорлары физиологиясе һәм балалар авырулары турында актив рәвештә гыйлемнәр туплау дәвере бара. 1920 елларда педиатрия мәктәпләре челтәре җәелдерелә; 1922 елда Мәскәүдә «Педиатрия» журналы чыга башлый.

Казан университетының медицина факультетында балалар авырулары буенча аерым курсны акушерлык осталыгы профессоры А.Е.Лентовский кертеп җибәрә (1844); гамәли курс клиникада (авыруның ятагы янында) уздырыла, пациентның авыру тарихын тутыру мәҗбүри итеп куела (1850). 1853 елдан педиатрия курсын Г.И.Блосфельд, И.И.Зедерштадт, Л.К.Сутковский, А.Н.Бекетов, А.И.Козлов алып бара. Университетның медицина факультетында педиатрия кафедрасының беренче җитәкчесе итеп профессор Н.А.Толмачёв сайлана (1875–1893). Ул балаларны объектив тикшерү ысулын кертә, махсус җиһазландырылган лабораториядә клиник һәм биохимик тикшеренүләр үткәрелә. Н.А.Толмачёв, В.М.Флоринский һәм Н.А.Виноградов үтенече белән факультет клиникасында беренче балалар амбулаториясе оештырыла, шунда ук, «иске клиникада», балалар бүлеге дә урнаша (1879). Медицина факультетында балалар авырулары курсын укытуны, балалар авыруларын өйрәнүне камилләштерүдә П.М.Аргутинский-Долгоруков инициативасы белән төзелгән, Арча кырындагы медицина шәһәрчегендә 1909 елда ачылган, табиб-педиатрлар өчен үрнәк мәктәпкә әверелгән яңа балалар клиникасының роле зур була. Медицина персоналы өчен оештырылган әзерлек дәресләрен П.М.Аргутинский-Долгоруков алып бара, клиника китапханәсе шулай ук аның тарафыннан оештырыла. 1911 елдан клиника белән профессор В.К.Меньшиков җитәкчелек итә; 1 яшькә кадәрге балалар үлеме аеруча югары булу сәбәпле, ул күкрәк балалары бүлегенең эшен Европа клиникалары үрнәгендә оештыра, анда сәламәт һәм авыру балалар диетикасы буенча тикшеренүләр уздырыла — шул рәвешле кече яшьтәге балалар диетологиясен өйрәнүгә нигез салына. 1930 елдан клиника Казан медицина институтының укыту базасына әверелә. Балалар туклануы проблемалары Е.М.Лепский һәм аның җитәкчелегендәге хезмәткәрләр тарафыннан өйрәнелә; 1917 елда Е.М.Лепский җитәкчелегендә Сабыйлар йорты ачыла, анда иң кече яшьтәге балалар өчен барлык шартлар тудырыла. 1918 елда Казан губернасы медицина хезмәткәрләренең 2 нче съезды була. 1919 елда Е.М.Лепский, Казан губерна сәламәтлек саклау бүлеге кушуы буенча, шул чорның иң яхшы балалар учреждениеләре үрнәгендә, җитлекмичә туган балалар өчен аерым бүлеге, сөт кухнясы, клиник, биохимик һәм бактериологик лабораторияләре, балалар консультациясе булган хастаханә ачтыра. 1921 елда хастаханә, балалар клиникасы буларак, Казан ГИДУВы составына кертелә. Йогышлы авырулар киң таралу һәм балалар үлеме, аеруча 1 яшькә кадәрге балалар үлеме югары булу педиатрлар алдына йогышлы авырулар патологиясен өйрәнү бурычын куя; педиатрия, эпидемияләргә һәм йогышлы авыруларга каршы көрәш хезмәтләре оештырыла, нәтиҗә буларак, кызамык, кызылча (скарлатина), бума ютәл, дифтерия кебек йогышлы авырулар йоктыру очраклары кими.

Казан медицина институтында педиатрия факультетын оештыручы һәм аның беренче деканы Е.М.Лепский була. Аның җитәкчелегендә авитаминоз һәм гиповитаминоз проблемалары өйрәнелә. Тикшеренү нәтиҗәләре «Рахит һәм рахит белән авыручыларда тетания» («Рахит и тетания рахитиков», 1945, Р.И.Лепская белән берлектә), «Авитаминоз һәм гиповитаминозларны дәвалауга кереш» («Введение в клинику авитаминозов и гиповитаминозов», 1948) монографияләрендә чагылыш таба.

Республикада химия сәнәгатенең интенсив үсеш алуы балаларда аллергия авырулары ешаюга сәбәп була. 1948 елда Казанда Казан ГИДУВындагы аллергология кафедрасының уку-укыту базасына әверелгән 7 нче балалар хастаханәсе (120 ятак-урын) ачыла. Бөек Ватан сугышыннан соң медицина институтында педиатриягә караган кафедралар: балалар авырулары (1948), госпиталь һәм факультет педиатриясе (1952), балалар хирургиясе (1967), балалар йогышлы авырулары (1980) кафедралары оештырыла. 1950–1980 елларда яңа туган балалар физиологиясе һәм патологиясе (А.Х.Хәмидуллина, Е.В.Белогорская), рахит, ревматоидлы артрит, бөер авырулары, эндемик зоблы балалар үсеше (К.А.Святкина) проблемаларын өйрәнү актуальләшә.

Казан медицина институтының А.Ф.Агафонов тарафыннан оештырылган балалар йогышлы авырулары кафедрасы балаларда була торган йогышлы авыруларның кайберләрен юкка чыгаруга зур өлеш кертә. 1955 елдан табибләр һәм галимнәр, максатчан рәвештә, ТАССРда дифтерияне бетерү юнәлешендә эшлиләр (М.С.Залужная, В.И.Качурец, Г.В.Краева, Н.П.Кудрявцева, Л.М.Малышева, Г.Г.Надыйрова, О.П.Румянцева, С.Х.Хәбибуллина, А.Р.Шаһидуллина, Н.С.Шәмсетдинов һ.б.).

1960–1970 елларда байтак фәнни эшләр менингококк инфекциясен өйрәнү белән бәйле була. Шокка каршы актив терапия һәм нейроинфекциянең авыр формаларына дучар балаларны дәвалау буенча тәкъдим ителгән эшләр хәзерге чор терапиясенең нигезен тәшкил итә. Казан балалар йогышлы авырулары хастаханәсендә авыр хәлдәге балалар өчен профессор А.Д.Царегородцев башлангычында ачылган реанимация бүлеге эшли.

1972 елдан Татарстанда балалар неврологиясе хезмәте эшли, 1988 елда Казан. медицина институтының балалар неврологиясе кафедрасы (мөдире А.Ю.Ратнер) өчен база булып торган Казан шәһәре 8 нче клиник хастаханәсе (120 ятак-урын) сафка баса. 1977 елда ТАССР Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика балалар клиник хастаханәсе ачыла, ул Россия күләмендәге алдынгы медицина учреждениеләренең берсенә әверелә. 1982 елда Казан медицина институтында балалар авырулары гомуми кафедрасы (мөдире Н.А.Романова), соңрак 1 нче һәм 2 нче балалар авырулары кафедралары (мөдирләре О.И.Пикуза һәм В.П.Булатов), 1989 елда — поликлиника педиатриясе кафедрасы (мөдире А.П.Пигалов) оештырыла. Алар балалар авыруларының таралышы, төрле яшьтәге балаларда сулыш алу әгъзалары авыруларын стационар һәм амбулатор шартларда дәвалау һәм кисәтү мәсьәләләре белән шөгыльләнә. 1991 елдан, неонатология кафедрасы ачылганнан соң (мөдире Л.К.Фазлыева), яңа туган балалар физиологиясе һәм патологиясе проблемалары тирәнтен өйрәнелә башлый.

1980–1990 елларда фәнни эзләнүләр өлкәсе киңәя: дифтерия, эчәклектәге бактериаль йогышлы авырулар, дисбактериозлар, СПИД, вируслы гепатитлар (балалар йогышлы авырулары кафедрасы мөдире В.А.Анохин) өйрәнелә. 1990 еллар башына Татарстанда дифтерия бетерелә.

2000 еллардан педиатрия галимнәренең игътибар үзәгенә балаларда ВИЧ-инфекция патологияләрен өйрәнү, авыру балаларны комплекслы тикшерү һәм дәвалау, дәвамлы күзәтүдә тоту мәсьәләләре куела. 2004 елдан Казан медицина институтының педиатрия кафедраларында алып барыла торган төп фәнни юнәлешләр: балалар авырулары патогенезын, клиникасын, диагностикасын өйрәнү; зарарлы экологик шартларда яшәүче балаларда гастродуоденобилиар зона һәм ашказаны асты бизе авырулары очракларында дәвалауның патогенетик схемаларын эшләү; яңа туган балалар патологияләрен дәвалау (госпиталь педиатриясе кафедрасы). 1 нче балалар авырулары кафедрасының үз алдына куйган бурычларыннан берсе — ТРдагы антропоген тәэсиргә дучар булган балаларга медицина тикшерүе уздыру; кафедрада авыруларны терапия чаралары белән алдан кисәтү ысуллары, көчле респиратор авыруларны дәвалау стандартлары, балаларда көчле үпкә ялкынсынуы очракларына экспресс-диагностика методикасы эшләнә, фармакоэпидемиологик тикшеренүләр уздырыла. 2006 елдан Казан медицина университетында балалар авырулары пропедевтикасы һәм факультет педиатриясе кафедралары (мөдире О.И.Пикуза), госпиталь педиатриясе кафедрасы (мөдире В.П.Булатов), балалар йогышлы авырулары кафедрасы (мөдире В.А.Анохин) эшли. ТРның балалар дәвалау учреждениеләре: Республика балалар клиник хастаханәсе, 12 балалар хастаханәсе, 17 балалар поликлиникасы, 8 балалар санаторие; реабилитация, перинаталь, гаиләне планлаштыру үзәкләре һ.б. Татарстанда 1600 дән артык педиатр исәпләнә (2011).

Әдәбият  

Популярная медицинская энциклопедия. М., 1987;

Билиарная патология у детей. М., 1993.

АвторВ.А.Анохин