Биографиясе

1847 елның 9 гыйнвары, Вятка губернасы, Нолинск өязе Лудяны авылы —1912 елның 22 ноябре, Мәскәү.

Рухани гаиләсеннән.

Вятка руханилар семинариясен (1871), Петербург медицина-хирургия академиясен (1881) тәмамлый.

1871–1874 елларда Казан университетының медицина факультетында укый. 1872 елда Казанда беренче народниклар түгәрәген оештыра һәм җитәкли (кара Овчинников түгәрәге); укучы яшьләр һәм крәстияннәр арасында пропаганда алып бара, хөкүмәткә каршы булган әдәбият тарата; Петербургтагы народниклар түгәрәкләре («Чайковчылар», С.Ф.Ковалик түгәрәге һ.б.) әгъзалары белән аралаша.

1874 елда Казан губернасының Осиновка авылы крәстияннәрен кораллы чыгыш ясарга өнди, 4 августта кулга алына, 1876 елга кадәр Казан төрмәсендә утыра, шуннан соң Петербургка күчерелә. 1877 елда «Империя заговоры» эше («193 процессы») буенча хөкем ителә, 1878 елда аклана.

1890 елларда Мәскәүдә земство һәм фабрика табибе.

1900 елларда Мәскәү губернасының Чёрная Грязь авылында земство табибе. 1907 елда тыелган әдәбият саклаган өчен берничә тапкыр кулга алына.

Әдәбият  

Нафигов Р.И. Первый шаг в революцию. К., 1970;

Деятели революционного движения в России: От предшественников декабристов до падения царизма: Биобиблиогр. словарь. М., 1931. Т. 2, вып. 3;

Казанский университет (1804–2004): Биобиблиогр. словарь. К., 2002. Т. 1.

Автор — Е.Б.Долгов