Эчтәлек

Татарстан Республикасында телевидение тапшырулары һәм радиотапшырулар алып баручы иҗади-сәнәгый оешма, Татарстан Республикасы дәүләт идарәсе органы хокукларында эш итә.

1930 елда СССР Почта һәм телеграф халык комиссариатының Казан радио үзәге һәм Радио советы буларак төзелә, 1932 елдан — ТАССРның Үзәк Башкарма Комитеты Президиумы каршында Радиотапшырулар буенча Татарстан өлкә комитеты, 1933 елдан — ТАССР Халык Комиссарлары Советы каршындагы Радиотапшырулар һәм радиолаштыру буенча Татарстан Республикасы комитеты, 1949 елдан — ТАССР Министрлар Советы каршындагы Радиотапшырулар комитеты, 1953 елдан — ТАССР Мәдәният министрлыгының радиомәгълүмат бүлеге, 1958 елдан — ТАССР Министрлар Советы каршындагы Радиотапшырулар һәм телевидение комитеты, 1971 елдан — ТАССР Министрлар Советының Телевидение һәм радиотапшырулар комитеты, 1982 елдан — ТАССРның Телевидение һәм радиотапшырулар дәүләт комитеты, 1990 елдан — ТССРның Телевидение һәм радиотапшырулар дәүләт комитеты, Татарстан Республикасы Президентының 1992 ел 7 июль карары белән — «Татарстан» ДТРК.

Җитәкчеләре: С.Г.Фәйзуллин, Х.Хисмәтуллин, Н.Максудов, С.С.Касыймов, К.Ш.Шәфигуллин, С.Гыйльманшин, Г.Г.Батталов, Ф.Я.Рәхмәтуллин, Г.Ш.Гобәйдуллин, М.Ф.Долгов, Ф.Ф.Фазылҗанов, Ф.Г.Надыйров, И.К.Хәйруллин, Т.К.Сәгыйтов, Н.К.Хөснетдинов, И.Ю.Әминов, И.М.Мортазин, А.М.Сибагатуллин, 2011 дән Ф.С.Гыймалтдинов.

Тапшыруларның баштагы күләме радиода тәүлегенә 4 сәгәть, телевидениедә 3 сәгәть, 1991 елда радиотапшыруларның вакыты 5 сәгәткә кадәр арттырыла, радиотапшырулар УКВ-ЧМда стереовариантта — 3 сәгәть, телетапшырулар тәүлегенә 5 сәгәткә кадәр алып барыла башлый.

1996 елда телетапшырулар 6 сәгәткә кадәр җиткерелә.

1997 елның августыннан радиотапшырулар 21, 31 һәм 49 м лы кыска дулкыннарда бара.

2002 елның 1 гыйнварына радиотапшырулар күләме: төп тапшырулар — 7 сәгәть, УКВ-2 (стереофоник) — 3 сәгәть, КВ тапшыру — 3 сәгәть, «Азатлык» спутник аша тапшырулар программасы — 1 сәгәть.

Әдәбият

Тыңлагыз, Казан сөйли! — Слушайте, говорит Казань! Казан, 1998.