Күрү органнарының төзелешен, функцияләрен һәм авыруларын, шулай ук бу чирләргә диагноз кую, аларны дәвалау һәм булдырмау ысулларын өйрәнә. Россиядә офтальмология фән буларак XIX йөз башында барлыкка килә. Күз көзгесе — офтальмоскоп уйлап табылганнан соң (немец физигы Г.Гельмгольц, 1851), күзнең тирәндәге өлешләре (челтәр катлау, кан тамырлары, нервлар) өйрәнелә башлый; күз рефракциясе һәм аккомодациясе турында аерым тармак туа. 1805 елда Мәскәүдә Ф.А.Гильден­брандт башлангычы белән беренче күз хастаханәсе ачыла, 1818 елда Петербург медицина-хирургия академиясендә беренче офтальмология кафедрасы оеша. Россия офтальмологиясе үсешенә Казан (Е.В.Адамюк, В.В.Чирковский һ.б.), Киев (А.В.Иванов һ.б.), Харьков (Л.Л.Гиршман һ.б.), Петербург (Л.Г.Беллярминов һ.б.), Мәскәү (С.С.Головин, А.Н.Маклаков, А.А.Крюков, В.П.Одинцов, М.И.Авербах һ.б.), Одесса (В.П.Филатов, Н.А.Пучковская һ.б.) галимнәре зур өлеш кертә.

Казан университетында 1850 елларда офтальмология факультет хирургиясе кафедрасында А.Н.Бекетов тарафыннан алып барыла. Мөстәкыйль офтальмология кафедрасы 1867 елда оештырыла (мөдире М.В.Никольский, 1870 тән — Е.В.Адамюк). Хирургия клиникасында офтальмологик авыруларга 15 урын бирелә. Е.В.Адамюкның «Күз авыруларын өйрәнүдә гамәли ярдәмлек» («Практическое руководство к изучению болезней глаза», 1884), «Күзнең яктылык сизү аппараты авырулары» («Болезни светоощущающего аппарата глаза», 1897) хезмәтләре Казан университетына дөньякүләм танылу китерә, офтальмологларның Казан фәнни мәктәбе оешуда әһәмиятле роль уйный. XX йөздә офтальмология яңа ысулларга байый, инструменталь диагностика (биомикроскопия, рентгенография, электр һәм изотоп диагностикасы, флюоресцент ангиография һ.б.) алга китә. Рефракция тайпылышларын төзәтү ысуллары камилләштерелә, анастигматик һәм контактлы линзалар, телескопик күзлекләр кулланышка керә, күзнең мөгез катлавын күчереп утырту, күз шешләре очрагында фотокоагуляция операцияләре үзләштерелә. Е.В.Адамюк укытып чыгарган земство табиб-офтальмологлары (А.Г.Агабабов, В.В.Чирковский, К.Х.Орлов, В.Е.Адамюк, В.П.Иванов һ.б.) соңрак зур галимнәр булып таныла; А.Г.Агабабов җитәкчелегендә күрү органы физиологиясен өйрәнү дәвам итә. 1900 елда университет каршында 30 ятак-урынлык күз клиникасы ачыла. Бу чорда офтальмологиядә бактериология һәм иммунитет мәсьәләләре, күз басымының күзнең кан белән тәэмин ителешенә бәйлелеге өйрәнелә. В.В.Чирковский тарафыннан трахоманы өйрәнү материаллары гомумиләштерелә («Трахома», 1933; 6 басма, 1953; СССР Дәүләт бүләге, 1948), «Вопросы трахомы» журналы нәшер ителә (1935–37).

1960–1980 елларда М.Б.Вургафт, А.П.Нестеров һ.б. глаукома проблемаларын өйрәнәләр (алар тарафыннан тәкъдим ителгән күзнең гидродинамик күрсәткечләрен тикшерү ысуллары офтальмологиядә киң кулланыла). А.П.Нестеров тарафыннан ачык почмаклы глаукоманың төп сәбәбе дип күрсәтелгән шлём каналын блокадалау теориясе ачыш дип табыла (1985). Фотоэлектротонограф, төсле катлау ретракторы приборлары авторы М.Б.Вургафт, тикшеренүләренең нәтиҗәләрен гомумиләштереп, «Глаукома» (1980) хезмәтен яза. М.В.Кузнецова җитәкчелегендәге галимнәр төркеме миопия һәм умыртка сөягенең муен бүлеге халәте арасындагы бәйлелекне өйрәнә («Күрә карауның сәбәпләре һәм авыруны дәвалау» — «Причины развития близорукости и её лечение», 2005). Миопатияне кисәтү өчен ортокератологик линзалар сайлау ысулы; рефракцион амблиопияне, кылый күзлелекне, ачык почмаклы глаукоманы дәвалау; катарактаны хирургик булмаган юл белән таркату, мөгез катлау томанлануны, глаукоматоз оптиконейропатияне, алкоголь амблиопиясен һ.б.ны таркату юлы белән дәвалау ысуллары гамәлгә кертелә. Макулодистрофия, челтәр катлауда пигмент дистрофиясе, күрү нервы атрофиясе очракларында Э.Р.Мулдашев ысулы белән дәвалау методикасы кулланыла. Челтәр катлау васкулитларын, күрү нервын һ.б. дәвалауда лазер технологиясенә мөрәҗәгать ителә (Я.М.Вургафт, А.Н.Самойлов). ТРда ел әйләнәсендә 2 меңнән артык микрохирургик операция ясала, 4 меңләп авыруга консультация бирелә.

Казанда 1907 елдан бирле Офтальмологлар җәмгыяте эшли (1995 елдан — Бөтенроссия офтальмологлар җәмгыяте филиалы).

Авторлар — М.В.Кузнецова, Р.Г.Исхакова