- РУС
- ТАТ
Татарстанның Чирмешән районындагы поселок, Лагерка елгасы буенда, Чирмешән авылыннан 21 км көнчыгыштарак урнашкан
1920–1930 елларда нигезләнә. Нигезләнгән вакытыннан поселок Беренче Май,1963 елның 1 февраленнән – Лениногорск, 1965 елның 12 гыйнварыннан – Чирмешән районында.
Хәзер – Шешминка авыл җирлегендә.
1930 елда поселок “Прожектор” колхозына (үзәк утары – Шешминка авылы) керә. 1996 елдан “Прожектор” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы эшли. 1999 елда “Андреевский” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы белән берләштерелә, 2011 елда хуҗалык таркала. Пай җирләре “Био-Агро” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенә арендага бирелә.
1949 елда – 109,
1958 елда – 100,
1970 елда – 101,
1979 елда – 67,
1989 елда – 24,
2002 елда – 3,
2010 елда – 4,
2020 елда – 1 кеше (мордва).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.