Биографиясе

1895 елның 28 гыйнвары (9 феврале), Казан — 1944 елның 26 феврале, шунда ук.

Казан геометрия фәнни мәктәбенә нигез салучы.

Математиклар династиясен (кара А.П.Широков, Е.А.Широкова) башлап җибәрүче.

1936 елда диссертация якламый торып физика-математика фәннәре докторы дәрәҗәсен ала.

1918 елда Казан университетын тәмамлый, 1920 елдан шунда ук эшли: профессор (1930 елдан), математика, геометрия кафедралары мөдире (1933, 1934–1944), физика-математика факультеты деканы (1941–1943); бер үк вакытта шәһәрнең политехник, педагогия һәм авиация институтларында укыта.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре нәевклид геометриягә, төркемнәр теориясенә, тензор анализга карый. Геометрик тикшеренүләрдә Широков тензор анализ алымнарын куллана, даими кәкрелек фәзасы үзлекләрен билгели, үзлекләре буенча даими кәкрелек фәзаларына якын булган гомуми Риман фәзалары классларын (шул исәптән симметрик фәзаларны) аерып ала һәм тикшерә. А-фәзаларны тикшерүне башлап җибәрә (1925), чит илдә алар бары 1933 елда генә Келер күптөрле лекләре буларак мәгълүм була.

Широков шулай ук Киппенхан кәкрелеген беренче булып тасвирлый (1934–1935; 1951 елдан мәгълүм).

Француз математигы Э.Картанның «Lecons sur la theorie des spineurs» (Р., 1938) исемле китабын русчага тәрҗемә итә һәм бастырып чыгара («Спинорлар теорисе» — «Теория спиноров», М., 1947), шулай ук бу авторның аффин, проектив һәм конформ бәйләнгән фәзалары буенча хезмәтләрен (өстәмәләр һәм төгәлләмәләр белән) тәрҗемә итә.

Широков — Н.И.Лобачевский әсәрләренең тулы җыелмасы мөхәррирләреннән берсе. Ул бөек галимнең заманында немец һәм француз телләрендә чыгарган хезмәтләрен русчага тәрҗемә итә; Н.И.Лобачевский исемендәге бүләк бирү буенча комиссия әгъзасы (1927, 1937).

1930 елларда математика һәм механика фәнни-тикшеренү институтын оештыручыларның берсе, андагы геометрия бүлеген җитәкли. Казан университетының геометрия кабинеты китапханәсен комплектлауда, «Известия Физико-математического общества при Казанском университете» журналына кергән мәкаләләрне редакцияләүдә катнаша.

Хезмәтләре                                 

Аффинная дифференциальная геоме трия. М., 1959 (автордаш); 

Тензорное исчисление. К., 1961; 

Избранные работы по геометрии. К., 1966; 

Краткий очерк основ геометрии Лобачевского. М., 1983.

Әдәбият                

Норден А.П. Обзор главнейших работ П.А.Широкова // Изв. Казан. физ.-мат. об-ва. Сер.3. 1945. Т. 13; 

История отечественной математики. Киев, 1968. Т. 3; 

Лаптев Б.Л., Широков А.П., Вишневский В.В. Пётр Алексеевич Широков, 1895–1944. К., 2001.

Автор — В.В.Шурыгин