Халык медицинасының күп кенә чаралары фәнни медицинада кулланыла. Урта Идел буе территориясендә меңнәрчә еллар буена көнчыгыш һәм көнбатыш халык медицинасы бер-берсен баета килгән.

Төрки телле халыкларда (шул исәптән болгар һәм татарларда да) табиблек белән мәҗүси йола башлыклары (шаманнар, апасу, бахшилар) һәм табибләр шөгыльләнгән. Алардан тыш тагын кендек әбиләре, тайган сөякне утыртучылар, сөяк тишүчеләр, кан агызучылар булган. Болгар табибләре дару чарасы итеп төрле үләннәр (мәтрүшкә, андыз, песи үләне, чабыр, артыш, канлы үлән, көтүче сумкасы һ.б.) һәм минераллар, «сыр» — эри торган кызыл таш (киноварь); яраларны эшкәртү һәм тазарту өчен көл, агач череге, кондыз сыекчасы, терлекнең эч маеннан ясалган майлар, мускус, бал, тома балавыз, дегет, мышьяк кушылмалары, бакыр купоросы кулланганнар. Канны чистартуның венесекция юлы белән кан чыгару һәм сөлек ярдәмендә кан суырту һ.б. ысуллары билгеле булган. Минераль сулар кулланылу турында да мәгълүматлар бар. Дәвалауның им-томчылык, өшкерү-әфсенләү, догалар, төрле йола һәм табынулар, сихер кебек магик ысуллары яшәп килгән.

Халык медицинасы формалашуга Борһанеддин Ибраһим бине Йосыф әл-Болгари, бертуган Таҗеддин һәм Хәсән бине Юныс әл-Болгари кебек болгар табибләренең хезмәтләре йогынты ясаган. XIX–XX йөзләрдә Көнбатыш Европа (Т.Сиценхем, А.Паре һ.б.), Россия (М.Я.Мудров, Г.А.Захарьин, С.П.Боткин һ.б.) галимнәренең дәвалау эшчәнлеге, татар мәгърифәтчесе К.Насыйри һәм табибләрнең (Н.А.Виноградов, В.М.Флоринский. К.Ф.Фукс, М.С.Хомяков һ.б.) тикшеренүләре халык медицинасысын табигыять гыйлеме һәм техника казанышларына, клиник-эксперименталь һәм клиник анатомия белемнәре үсешенә нигезләнгән фәнни медицинага әверелүенә булышлык итә. Урта гасырларда формалашкан халык медицинасы ысуллары фәнни медицинада үстерелә. Алар психотерапиядә, гипнотерапиядә, фитотерапиядә, фунготерапиядә (гөмбә экстрактлары белән дәвалау), апитерапиядә (умартачылык продуктлары белән дәвалау), гирудотерапиядә (сөлек ярдәмендә дәвалау) файдаланыла. Парафин һәм озокерит белән дәвалау заманча фәнни физиотерапиянең нәтиҗәле юнәлешен тәшкил итә. Медицинада шулай ук гиттиотерапия — балчык белән дәвалау (аппликацияләр, төрү, ванналар) кулланыла.

Халык медицинасыннан фәнни медицина практикасына мануаль терапия һәм диета белән дәвалау, ач тору, массаж кебек ысуллар кабул ителә. Казан университетында (1941 елдан) һәм Казан медицина институтында (1975 елдан) республикада үсүче кыргый һәм ашарга яраклы үләннәрнең үзлекләрен өйрәнү эше алып барыла. Халык медицинасын сәламәтлек саклау практикасында куллану өчен аның алдан фармакология, токсикология һәм клиник-эксперименталь яктан тикшерелүе мәҗбүри шарт булып тора. РФ законнары нигезендә медицина белеме булмаган затларның табиблек эшчәнлеге белән профессиональ дәрәҗәдә шөгыльләнүе җинаять җаваплылыгына тартылырга тиешле гамәл санала.

Әдәбият          

Әхмәтҗанов М.И. Татар халык медицинасы // Мирас. 2008. № 5; 

Флоринский В.М. Русские простонародные травникии лечебники: Собрание медицинских рукописей ХYI — ХYII столетия. К., 1880; 

Народная медицина: Пути содействия и развития. Женева — М., 1980; 

Галиуллин А.К. Медицина Волжской Булгарии и Казанского ханства. К., 1997; 

Анисимова М.Д. Вехи истории фармации Татарстана (Взгляд специалиста). К., 2001; 

Анисимова М.Д., Сафиуллин Р.С. Страницы летописи фармации. К., 2004; 

Большая энциклопедия народной медицины. М., 2005.

Автор — В.Ф.Богоявленский