Аккош күлләре системасына керә. Казан–Яшел Үзән автомобиль юлына якын, Казанның Киров районы территориясендәге «Аккош күлләре» урман паркында.

Суының биеклеге сезонлап бик нык үзгәрә (мәсәлән, 1991 елның көз аенда күл мәйданы 5 тапкыр кими, күләме язгы ташу белән чагыштырганда 22 тапкыр кечерәя).

Су иң аз вакыттагы өслек мәйданы 3 га, күләме 27 мең м3, озынлыгы 360 м, иң зур киңлеге 140 м, уртача тирәнлеге 1 м тирәсе, иң зур тирәнлеге 3,9 м.

Күлнең барлыкка килүе эрозия – карст-суффозия күренеше белән бәйле. Өчпочмак рәвешендә, катлаулы формада. Ярлары сөзән, наратлыклар белән капланган.

1990 еллар ахырында күлне төзекләндерү эшләре башкарыла.

Ял итү урыны.