1992 елда оештырыла, 2000 елдан ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика медицина-социаль тикшеренүләр һәм сәламәтлек саклау икътисады үзәге составында була.

Эшчәнлегенең төп юнәлешләрен гаиләләрдәге медицина-социаль проблемаларны, Татарстан шәһәрләре һәм авылларында яшүсмерләр сәламәтлеге торышын, хатын-кызлар һәм балалардагы төрле патология очракларында, нәтиҗәлелеге зур булмаган экологик фактор буларак, микроэлементлар алмашын өйрәнү; гаиләле баласыз парлар сәламәтлегендәге тайпылышларны ачыклау һәм репродуктив функцияне тергезү; хатын-кызларда, яңа туган һәм кече яшьтәге балаларда сексуаль-трансмиссив инфекцияләргә диагноз кую; реабилитация комплекслары эшләү тәшкил итә.

Өстенлекле юнәлешләр: булачак аналар сәламәтлеген кайгырту, фето-инфантиль (яралгы һәм яңа туган балалар) һәм репродуктив югалтуларны кисәтү, перинаталь ярдәм, белгечләр ярдәмен үстерү, авыруларны вакцина ярдәмендә кисәтү, мәктәп балалары, шул исәптән яшүсмерләр сәламәтлеген кайгырту, балаларның тышкы сәбәпләрдән үлү очракларын булдырмау, гаиләләргә психологик ярдәм, организмның какшавына китерүче зарарлы гадәтләрне кисәтү.

2001 елда эшчәнлеге туктала. Җитәкчесе — С.В.Мальцев (1992–2001).

Әдәбият                  

Макаров Ю.В., Макарова Г.А., Еникеева Р.И. К истории становления педиатрической службы в Казани // Казан. медицина журн. 1967. № 5;

Мальцев С.В. Охрана здоровья матери и ребёнка в Республике Татарстан // Казан. медицина журн. 2003. № 1.

Автор — Д.Р.Нуретдинова