Эчтәлек

Сура һәм Цна елгалары арасында урнашкан. Үзәге — Мухша шәһәре.

1360 елларда Тагай бәк, Алтын Урдада үзәк хакимиятнең көчсезләнүеннән файдаланып, Мухша олысы җирләренә хуҗа була.

1367–1368 еллар тирәсендә аны Мамай гаскәрләре яулап ала.

1395 елда олыс үзәге Мухшаны Урта Азия хакиме Аксак Тимер явы җимереп-талап китә.

XV йөз башларыннан олыс бетүгә йөз тота.

Мухша олысы халкы, татар этносының бер компоненты буларак, мишәр субэтник төркеменең барлыкка килүендә билгеле бер роль уйный.

Әдәбият

Сафаргалиев М.Г. Распад Золотой Орды. Саранск, 1960.

Автор — И.Л.Измайлов