Зөя елгасының сул кушылдыгы.

Озынлыгы 54,1 км, ТР чикләрендә – якынча 30 км. Бассейнының мәйданы 845 км2. Идел буе калкулыгыннан ага. Елга башы Чүпрәле районы Городище авылыннан 3 км төньяк-көнчыгыштарак, тамагы Буа районы Әлши авылыннан 1 км көньяктарак. Елга үз юлында берничә тапкыр ТР һәм Ульянов өлкәсе чикләрен кисеп чыга. Елга башының абсолют биеклеге 200 м, тамагыныкы – 75 м. Су җыелу мәйданының урманлылыгы 5%.

Чынлының 0,7 дән 54 км га кадәр озынлыктагы 17 кушылдыгы бар, иң зурысы – Кече Чынлы (сул кушылдык). Елга челтәренең тыгызлыгы 0,22 км/км2. Туенуы катнаш, күбрәк кар сулары исәбенә. Җир асты сулары белән туену модуле 0,1 л/с·км2. Гидрологик режимы ташу вакытында су муллыгы, җәен нык саегуы белән характерлана. Җәен озак вакыт яңгырлар булмаганда, Чынлының кайбер кушылдыклары кибә. Бассейнда еллык су агымының уртача күпьеллык катламы 85 мм, ташу вакытында су агымы катламы 80 мм. Язгы ташу, гадәттә, апрельнең беренче ункөнлегендә башлана. Елга ноябрь уртасында туңа. Елга тамагында суының иң аз вакытындагы уртача күпьеллык чыгымы 0,2 м3/с.

Язын суы чагыштырмача каты (3-6 мг-экв/л), кышын һәм җәен каты (6-9 мг-экв/л). Гомуми минеральләшүе язын 200-300 мг/л, кышын һәм җәен 400-500 мг/л.

Чынлы бассейнында суының гомуми күләме 3 млн м3 булган 7 буа бар. Су ресурслары сугару өчен файдаланыла.