Административ-территориаль буйсынуы

1930 елларда нигезләнә.

Нигезләнгән вакытыннан авыл Беренче Май, 1963 елның 1 февраленнән – Октябрь, 1965 елның 12 гыйнварыннан – Чирмешән районында.

Хәзер – Ульяновка авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

1936–1937 елларда авылда Куйбышев исемендәге колхоз оештырыла. 1957 елда “Радио” (Саминовка авылы), “Юлдаш” (Девичья Поляна авылы) колхозлары Ворошилов исемендәге колхозга керә, соңыннан XX партсъезд исемендәге колхоз (үзәк утары – Ульяновка) итеп үзгәртелә, 1971 елда – яңадан Ворошилов исемендәге колхоз.

1996 елда Ворошилов исемендәгекрестьян хуҗалыгы кооперативлары ассоциациясе була. 2005–2016 елларда “Ульяновка” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте эшли.

Халкы башлыча үсемлекчелек, сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1930 елда башлангыч мәктәп ачыла (1970 елдан яңа бинада), 2011 елдан Ульяновка урта мәктәбе филиалы. 2019–2022 елларда мәктәпкәчә белем бирү төркеме эшли.

Клуб (2000 елдан, 2015 елдан күпфункцияле үзәк), фельдшер-акушерлык пункты (2015 елдан күпфункцияле үзәк бинасында) бар.

Клуб каршында “Шанкарав” (2000 елдан), “Сосновские соловушки” (2015 елдан) вокаль ансамбльләре эшли.

2002 елдан авылда ел саен чаңгы узышлары һәм “Өч нарат” пневматик коралдан ату ярышлары уза.

Күренекле кешеләре

К.Е.Дютин (1937–2016) – селекционер, профессор, авыл хуҗалыгы фәннәре докторы, РФнең атказанган фән эшлеклесе;

З.Е.Дютина-Пешкова (1942 елда туган) – авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты;

Н.К.Порфирьев (1937 елда туган) – авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты.

Халык саны

1949 елда – 304,
1958 елда – 314,
1970 елда – 374,
1979 елда – 248,
1989 елда – 163,
2002 елда – 194,
2010 елда – 171,
2020 елда – 141 кеше (чувашлар).