Эчтәлек

(1989 елның февралендә Казанда татар интеллигенциясе инициативасы белән Татар иҗтимагый үзәге буларак оештырыла (1989 елның 17 июлендә теркәлә); 1991 елдан – Бөтенсоюз Татар иҗтимагый үзәге, 1992 елдан хәзерге исемдә. Югары җитәкче органы – корылтай; башкарма органы – Вәкилләр советы (77 кеше, 1991 елда ТРдан читтәге җирле бүлекләр белән җитәкчелек итү өчен Бөтенсоюз Вәкилләр советы һәм республикадагы бүлекләр белән җитәкчелек итү өчен Республика Вәкилләр советы итеп үзгәртелә), идарә (21 кеше, 1991 елның февралендә бетерелә), Президиум, президент посты 1991 елда кертелә (соңыннан рәис). Җитәкчелек каршында Сәяси совет оештырыла, ул оешманың идеологиясен, тактикасын һәм стратегиясен билгели (идеологлар арасында Д.М.Исхаков, Р.С.Хәкимов, Ф.Ә.Бәйрәмова, Р.Ф.Мөхәммәтдинов). БТИҮнең төрле еллардагы лидерлары – М.Г.Мөлеков, З.Л.Зәйнуллин, Р.Г.Сафин, И.Г.Садыйков, Ф.Ш.Сафиуллин, И.Г.Әмирханов, Р.Ф.Ягъфәров һ.б.

Программасы: татар халкының милли яңарышына булышлык итү, татар халкының дәүләтчелеген торгызу, РФ һ.б. дәүләтләр белән тигез хокуклы дәүләтара мөнәсәбәтләр урнаштыру, татар милләтенең тел-мәдәни, сәяси берләшүе, милли үзаңның үсеше, дини оешмаларга исламны ныгытуга булышу, татар телен ТРның бердәнбер дәүләт теле итү өчен шартлар тудыру, ТРдан читтә яшәүче татарларның милли-мәдәни һәм территориаль автономия төзүгә хокукларын тормышка ашыру өчен булышлык итү. 1989–1991 елларда БТИҮ Татарстанның бәйсезлеге өчен күтәрелгән милли хәрәкәтне җитәкли, республиканың иҗтимагый-сәяси тормышында иң мөһим рольләрнең берсен уйный. 1991 елда оешманың ТРда – 25, аннан читтә 98 бүлекчәсе була. 1990 елның язында БТИҮнең радикаль фикердәге өлеше «Иттифакъ» татар милли бәйсезлек партиясен төзү инициативасы белән чыга. 1992 елдан БТИҮ җитәкчелеге башка оешмалар һәм хәрәкәтләр белән килешеп эшләү юнәлешен яклап килә, бу хәл оешманың радикаль фикерле әгъзаларында (барыннан да элек Чаллы бүлекчәсендә) ризасызлык тудыра. Өченче корылтайда (март, 1993) оешма икегә бүленә, аның составыннан радикаль канат аерылып чыга, ул «Иттифакъ» партиясе белән якынаюга йөз тота.

1993 елның августында М.Мөлеков җитәкчелегендәге килешеп эшләү сәясәте тарафдарлары чираттан тыш корылтай җыя, анда бүленеш тулысынча хәл ителә. Әмма 1993 елның декабрендә үк хәрәкәтне берләштерү максатында Дүртенче корылтай чакырыла, анда оешманың яңа уставы һәм программасы кабул ителә, яңа җитәкчелек сайлана. 1995 елның 22 аперелендә ТИҮнең һәм БТИҮнең берләштерү пленумы була. БТИҮнең Бишенче корылтаенда барлык татар оешмаларын бердәм милли-демократик хәрәкәт кысаларында берләштерү идеясе алга куела, әмма бу хәрәкәт озак яшәми.

1999 елда Алтынчы корылтайда программага беркадәр үзгәрешләр кертелә. 2002 елның 15 апрелендә 7 нче корылтай уздырыла, анда ТРның суверенлык хокукларын яклау буенча БМОга һәм Европа Советына хатлар әзерләнә. БТИҮ үзенең яшәү дәверендә даими рәвештә гомумроссия федераль хакимият органнарына сайлауларга каршы чыгып килә, ТРның дәүләт суверенлыгын яклый. Басма органнары: «Ташкын» (1989-90), «Милләт» һәм «Известия ТОЦ» газеталары.

БТИҮ Корылтайлары: 17–18 февраль 1989; 15–16 февраль 1991; 19–20 март 1993; 4–5 декабрь 1993; 25–26 февраль 1996; 3 апрель 1999; 15 апрель 2002.

2022 елда БТИҮ экстремистик оешма дип таныла һәм Татарстан Югары суды карары белән юкка чыгарыла.

Әдәбият

Торопов Д. Татарстан: Партии и общественные организации. Казань, 1993.

Терентьева И.В., Беляков Р.Ю., Сафаров М.Ф. Политические партии и движения Республики Татарстан. Казань, 1999.

Терентьева И.В., Беляков Р.Ю., Сафаров М.Ф. Республика Татарстан: Политические партии, движения, лидеры. Казань, 2001.

Автор – Р.Ф.Ягъфәров