- РУС
- ТАТ
Татарстанның Нурлат районындагы авыл, Самара өлкәсе чигенә якын, Нурлат шәһәреннән 9 км көнбатыштарак урнашкан
1922 елда Ерепкино авылыннан күченүчеләр тарафыннан нигезләнә.
Нигезләнгән вакытыннан авыл ТАССРның Чистай кантоны Егоркино волостена керә. 1930 елның 10 августыннан – Октябрь, 1997 елның 10 декабреннән – Нурлат районында.
Хәзер – Әхмәт авыл җирлегендә.
1929 елда авылда Ворошилов исемендәге колхоз оештырыла. 1950 елдан – «Большевик» колхозы (үзәк утары – Аксумла), 1995 елдан – Хафизов исемендәге крестьян-фермер хуҗалыклары ассоциациясе, 2000 елдан – Хафизов исемендәге авыл хуҗалыгы кооперативы, 2008 елдан «Сөләйманов Ә.И.» крестьян-фермер хуҗалыгы эшли.
1926 елда – 107,
1938 елда – 106,
1949 елда – 148,
1958 елда – 69,
1970 елда – 45,
1979 елда – 24,
1989 елда – 10,
2002 елда – 2,
2010 елда – 4 кеше (чуашлар),
2021 елда – даими яшәүчеләр юк.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.