Эчтәлек

Горяев санау камерасы немец галиме Бюрхер санау камерасы тибында эшләнгән һәм беренче тапкыр Германиядә (1922 ел) җитештерелгән.

Прибор Н.К.Горяев (Казан университеты, 1920 ел) тарафыннан эшләнелгән махсус челтәр белән шкалаларга бүленгән.

Конструкциясенең гадилеге кандагы эритроцитлар, лейкоцитлар, тромбоцитларны төгәл исәпләргә мөмкинлек бирә. Ысулны лимфоцит һәм гранулоцитларны аерып санаганда да файдаланырга мөмкин.

Н.К.Горяев гематологиягә караган хезмәтләрендә гамәлдәге санау камераларына чагыштырмача бәя бирә, зурлыгына, төшенең һәм протоплазмасының төсенә карап, формалы аерым элементларның сыйфатларын билгели; күзәнәкләргә җентекле морфологик характеристика биргәндә канны пыялага ягып тикшерү ысулының өстенлеген ассызыклый; кайбер техник шартларны төгәл үтәү, шул исәптән катнаштыргычта канны алдан әзерләү (4-5 мин буе яхшылап болгату), санау камерасын дөрес тутыру һәм башка эшләрдә күп кенә техник таләпләрнең төгәл үтәлергә тиешлеген күрсәтә, Горяев санау камерасы клиник лабораторияләрдә канның формалы элементларын санау өчен киң кулланыла.

Әдәбият

Горяев Н.К. Исследование и симптоматология болезней крови // Основы клинической диагностики для врачей и студентов. М., 1928.

Автор – В.Ф.Богоявленский