Каманың уң кушылдыгы.

Озынлыгы 32,2 км, бассейнының мәйданы 331,8 км2. Елга башы Питрәч районының Яңа Питрәч авылыннан 3 км көньяк-көнбатыштарак, аз гына Балык Бистәсе районы территориясеннән ага, тамагы Лаеш районының Имән Кискә авылыннан 2 км көнчыгыштарак. Елга башының абсолют биеклеге 150 м, тамагыныкы – 53 м. Су җыелу мәйданы – кушылдыкларының киң үзәннәре белән бүлгәләнгән, көньякка аз гына авышкан, гадәти эрозия тигезлеге. Су җыелу мәйданының урманлылыгы 12%.

Бырыс елгасының 2,1 дән алып 10,4 км га кадәр озынлыктагы 9 кушылдыгы бар, иң зурысы – Сикец елгасы (уң кушылдык). Елга челтәренең тыгызлыгы 0,45 км/км2. Күбесенчә кар сулары исәбенә туена. Җир асты туендыру модуле 0,11-0,5 л/с·км2. Елганың гидрологик режимы ташу вакытында су муллыгы һәм җәен нык саегуы белән характерлана. Бассейнда еллык су агымының уртача күпьеллык катламы 80 мм, ташу агымы катламы 66 мм. Язгы ташу, гадәттә, апрельнең беренче көннәрендә башлана. Елга ноябрь башында туңа. Елга тамагында суының иң аз вакытындагы уртача күпьеллык чыгымы 0,053 м3/с.

Язын суы чагыштырмача каты (3-6 мг-экв/л), кышын һәм җәен бик каты (9-12 мг-экв/л). Гомуми минеральләшүе язын 200-300 мг/л, кышын һәм җәен 700-1000 мг/л га кадәр.

Бырыс бассейнында гомуми күләме 0,7 млн м3 булган 2 буа бар.

Су ресурслары сугару өчен кулланыла.