Метилфосфон кислотасының диглицидил эфиры.

Төссез сыеклык.

Су белән җиңел катнаша.

Казан медицина институтында (И.А.Студенцова, И.С.Мокринская һәм башкалар, 1990 еллар) һәм Казан «Татхимфармпрепаратлар» химик-фармацевтик җитештерү берләшмәсендә эшләнелә.

РФА КГҮнең Органик һәм физик химия институтында алына (Н.И.Ризположенский, А.А.Муслинкин һ.б.).

РФ Сәламәтлек саклау министрлыгы әмере белән 1994 елда куллануга рөхсәт бирелә.

Глицифоның тире яман шеше авыруын дәвалауда сайланма тәэсире антимитотик эффектка һәм бластоматоз үзгәреш кичергән күзәнәкләрдә метаболизмны киметү сәләтенә нигезләнгән. Глицифон шулай ук микробларга каршы активлыкка ия. Урынлы кулланганда глицифон мае сәламәт тирегә зыян китерми һәм тирегә резорбтив агулы тәэсир итми.

Урынлы куллануга күрсәтмәләр

Тире яман шеше авыруының яссы күзәнәкләре формасы, базалиомнар, шул исәптән хирургик һәм нурлар белән дәвалаудан соңгы шешләр; Бовен авыруы һәм сениль кератозлар.

Чит тәэсире

Югары индивидуаль сизгерлеккә бәйле рәвештә авыртулар, шеш тирәсе тукымаларда гиперемия һәм шешенкелек.

Ланолин-вазелин нигезендәге 30% лы глицифон мае «Татхимфармпрепаратлар» берләшмәсендә җитештерелә.

Әдәбият

Фармакология и токсикология фосфорорганических и других биологически активных веществ. Казань, 1996;

Студенцова И.А., Гараев Р.С. Токсичность и некоторые биологические аспекты фосфорорганических эпоксидов // Эксперим. и клиническая фармакология. 1996. № 6.

Автор – Р.С.Гәрәев