Тарихы

Авылга Столыпин аграр реформасын гамәлгә ашыру барышында 1911−1912 елларда Нератовка һәм Иске Пәлчикәү авылы кешеләре нигез сала. Революциягә кадәрге чыганакларда Пальчиково-Нератовский хуторы буларак мәгълүм. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, умартачылык, вак һөнәрчелек кәсепчелеге таралган була.

XX йөз башында авыл җәмәгатенең имана җире 98 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авылУфа губернасының Минзәлә өязе Зәй волостенда керә. 1920 елдан ТАССРның – Минзәлә, 1922 елдан Чаллы кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Ширәмәт, 1935 елның 10 февраленнән – Зәй, 1963 елның 1 февраленнән – Әлмәт, 1972 елның 1 ноябреннән Зәй районында.

Хәзер Поручик авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

Күмәкләштерү елларында авылда “Планета” колхозы оештырыла. 1950 елдан зурайтылган “Красный кустарь” (Нератовка авылы), 1959 елдан – “Родина” колхозлары (Чыбыклы авылы), 1973 елдан район эре мөгезле терлек симертү хуҗалыкара берләшмәсе составында (Зәй шәһәре).

Халык саны

1913 елда – 106,
1920 елда – 108,
1926 елда – 193,
1938 елда – 153,
1949 елда – 132,
1958 елда – 101,
1970 елда – 48,
1979 елда – 33,
1989 һәм 2002 елларда – 4 (чуашлар),
2010 елда – 8,
2017 елда – 9 кеше (руслар).