Административ-территориаль буйсынуы

1930 елларда нигезләнә. Нигезләнгән вакытыннан Биләр районына керә. 1963 елның 1 февраленнән – Октябрь, 1997 елның 10 декабреннән – Нурлат районында.

Хәзер – Әмзә авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

Поселокта 1930 елларда – Ворошилов исемендәге, 1960 елда – «Комбайн» (үзәк утары – Яңа Әмзә авылы) колхозлары, 1994 елдан – «Комбайн» крестьян-фермер хуҗалыклары ассоциациясе, 2001 елдан – «Комбайн» авыл хуҗалыгы кооперативы, 2004 елдан – «Юлдаш», 2007 елдан – «Заман» агрофирмасы», 2009 елдан – «ВЗП Билярск», 2020 елдан «Алексагро» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьләре эшли.

Халкы башлыча сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1949–2015 елларда – клуб, 1998 елга кадәр башлангыч мәктәп эшли. Фельдшер-акушерлык пункты бар.

Халык саны

1938 елда – 419,
1949 елда – 268,
1970 елда – 499,
1979 елда – 344,
1989 елда – 244,
2002 елда – 180,
2010 елда – 103,
2021 елда – 23 кеше (татарлар – 57%, руслар – 29%, чуашлар – 14%).