Тарихы

Авыл 1678 елдан билгеле. Революциягә кадәрге чынакларда Зирекле-Елантау исеме белән дә мәгълүм.

XIX йөз урталарына кадәр халкы дәүләт крәстияннәре (ясаклы татарлар) катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, туку кәсепчелеге, чабата үрү, агач савыт-саба ясау, олаучылык таралган була.

Халкы 1773−1775 еллардагы Крәстияннәр сугышында Е.И.Пугачёв ягында актив катнаша.

1870 елдагы мәгълүматларга караганда, авылда су тегермәне, XX йөз башында мәчет, су тегермәне, вак-төякләр, икмәк саклау һәм сату кибетләре эшли.

Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 566 дисәтинә тәшкил итә. 1912−18913 еллардагы хуҗалык санын исәпкә алу мәгълүматларына караганда, 73 хуҗалыкның 20 сендә ат юк, калганнары бер, ике ат тота; 430 баш мөгезле эре һәм башка терлек теркәлә. 14 хуҗалык игенчелек хезмәтен вак һөнәрчелек кәсепчелеге белән бергә алып баралар.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Уфа губернасының Минзәлә өязе Яңа Спас волостена керә. 1920 елдан ТАССРның – Минзәлә, 1922 елдан Чаллы кантоны составында. 1930 елның 10 августыннан – Сарман, 1935 елның 10 февраленнән – Зәй, 1963 нелның 1 февраленнән – Сарман, 1972 елның 1 февраленнән Зәй районында.

Хәзер Сармашбаш авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1929 елда авылда “Кызыл Кадек” колхозы оештырыла. 1950 елдан зурайтылган Чапаев исемендәге колхозы (Сармашбаш авылы), 1997 елдан “Сармашбаш” авыл хуҗалыгы товарлары җитештерү кооперативы, 2004 елдан “Восток” агрофирмасы бүлекчәсе составында (сөт терлекчелеге).

1970 елда тимер күпер төзелә. 1990 елларга кадәр фельдшерлык пункты эшли. 2018 елда чишмә төзекләндерелә.

Күренекле кешеләре

Р.Н.Вәлиуллин (1942−2010) – шагыйрь, композитор, музыкант, педагог, ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре.

Халык саны

1859 елда – 98,
1884 елда – 166,
1920 елда – 402,
1926 елда – 223,
1938 елда – 309,
1949 елда – 285,
1958 елда – 251,
1970 елда – 223,
1979 елда – 166,
1989 елда – 26,
2002 елда – 50,
2010 елда – 38,
2017 елда – 40 кеше (татарлар).