Биографиясе

1931 елның 23 октябре, хәзерге Сарман районы Янурыс авылы – 2017 елның 7 гыйнвары, Казан.

Рус телендә иҗат итә.

Казан университетын тәмамлый (1966). 1956–1958 елларда «Әлмәтнефть» берләшмәсендә электрик булып эшли, бер үк вакытта «Знамя труда» газетасы белән хезмәттәшлек итә.

1962–1966 елларда – «Советская Татария», 1966–1991 елларда «Советская Россия» газеталарында үзхәбәрче, 1992–1998 елларда – «Татар-информ» информация агентлыгы хезмәткәре.

Иҗаты

М.Зариповның хикәя һәм повестьлары «Чужой медовый месяц» (1968) һәм «Ордер на квартиру» (1976) исемле җыентыкларына кертелгән. Аның язмалары күбесенчә әдәби очерк жанрында язылган, геройлары – нефтьчеләр, нефтехимиклар, авыл хезмәтчәннәре.

«Мы из Казани, с Волги» (Г.Ахунов белән берлектә, М., 1971), «Девятая высота» (1973), «Вершины» (1981), «Звездный час Нижнекамска» (1981), «Выгодный оборот» (1986), «Черное сокровище» (т. 1–2, М., 1998), «Бремя престола» (2002) җыентыклары авторы.

Рус теленә Ә.Еникинең «Әйтелмәгән васыять» («Завещание», 1966), Г.Ахуновның «Артышлы тау буенда» («За горой Артыш», 1973), В.Нуруллинның «Аккан су юлын табар» («С ношей гору не обходят», 1982) повестьларын, Н.Фәттахның «Әтил суы ака торур» («Итиль-река течет», 1978) романын тәрҗемә итә.

Умартачылыкка караган «Сок из росы небесной» (1995), «Мед на все случаи жизни» (1996), «Год на пасеке» (2001) китапларының төзүче-авторы.

Бүләкләре

Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты (1987).

Әдәбият

Мостафин Р. Түбән Каманың бәхетле язмышы // Казан утлары. 1982. №3.

Давыдов В. В семье российской, братской // Литературная газета. 1971. 20 авг.

Махмутов А. Где пел Сайдаш, писал Такташ // Литературная газета. 1972. 13 дек.

Нуруллин И. Един в двух лицах // Советская Татария. 1987. 17 апр.

Авторы – Р.Ә.Мостафин