Эчтәлек

Фитотерапия фармокогнозия, фарм. химия, токсикология белән тыгыз бәйләнгән. Россия фармакопея реестрына (1982), химиотерапевтик матдәләр белән беррәттән, Россия фармакология комитеты тарафыннан расланган 300 дән артык дару үләне дә теркәлгән. Патентлаштырылган химик дәвалау препаратларының 80% тан артыгы үсемлекләрдәге актив матдәләрдән ясала.

Авыруларны үләннәр ярдәмендә дәвалау бик борынгыдан килә (үлән сулары һәм төнәтмәләре эч йомшарту, яраларны ябу, ютәлне басу чарасы һ.б. буларак кулланылган).

Идел буенда фәнни яктан нигезләнгән фитотерапия дәвере Казан университеты ачылу (1804) белән бәйле рәвештә башлана, 1810 елда университет территориясендә «аптека» бакчасы һәм теплица булдырыла һәм анда К.Ф.Фукс һәм Ф.Х.Эрдман җитәкчелегендә шул заманда яхшы билгеле булган дару үләннәре (песи үләне, мәтрүшкә, бөтнек, дару ромашкасы һ.б.) үстерелә. Фармаколог И.М.Догель әремнең спиртлы экстракты үзлекләрен өйрәнеп, «абсентның» баш мие функцияләренә тәэсирен (үзәк нерв системасы эшчәнлегенең аерым үзенчәлекләре булган зәгыйфьлеге) дәлилли.

В.М.Флоринский дару ясау өчен чимал булган үләннәрне өйрәнә. Дәвалау практикасына кан китүне туктатучы матдә — су борычы экстракты (Н.П.Кравков), уймак чәчәктән йөрәк гликозидлары (С.П.Боткин), онкопротектор — канлы үлән (канлут) экстракты кертелә. К.А.Дрягин һәм В.А.Ломакина (Казан) хезмәтләрендә барбарис яфракларының дәвалау үзлекләре (хроник холециститны дәвалау өчен) исбатлана, М.А.Алуф һәм Д.Д.Яблоков какырык кубару өчен читтән кертелүче ипекакуанага алмашка термопсис үләне порошогын тәкъдим итәләр.

Фитотерапия принциплары хәзерге вакытта да актуаль булып кала. ТР табибләренең дәвалау практикасында җирле ареал кыргый дару үләннәренең 187 төре кулланыла. РФдә җитештерелә торган патентлы химик дәвалау препаратларының 80% тан артыгы (атропин, винкапан, ситостерин, кортизол һ.б.) дару үләннәре һәм тере организмнардан алына торган актив матдәләр нигезендә эшләнә.

Үләннәрнең күпчелеге, мәсәлән, үлән чәйләре, универсаль үзлекләргә ия (ашау-эчү чыганагы һәм дәвалау чарасы). Чит илләрдән кертелә торган даруларның (бронхикум, доктор МОМ, новопассит һ.б.) барлык диярлек ингредиентлары шулай ук Татарстан һәм Россия территориясендә дә үсә. Үләннәрдәге биологик актив матдәләр аларның үзләре һәм биогеноценозларда организмнарның үзара бәйләнеше өчен гаять зур әһәмияткә ия (Б.П.Токин, 1928). Күзәнәк протоплазмасының экскретор булмаган фитонцидлары («тукыма соклары») һәм атмосферага, туфракка, суга (суүсемнәрдә) бүленеп чыгучы очкалак фракцияләр аерып карала. Очкалак фитонцидлар ерактан тәэсир итү сәләтенә ия. Фитотерапиядә уңыш һәм нәтиҗәлелек чималның дөрес җыелуыннан (әзерләнүеннән), саклануыннан (стерильлекнең тәэмин ителүе) һәм әзерләнүеннән тора. Күп кенә үләннәрнең фитонцидлары ашказаны-эчәк трактының хәрәкәт һәм секретор активлыгын, йөрәк эшчәнлеген көчәйтәләр. Мәсәлән, медицинада суган, сарымсак, керән, ачы торма һ.б. ның фитонцидларыннан ясалган препаратлар киң кулланыла.

Фитотерапия, башлыча, төп дәвага әзерлек чорында һәм пациент каты авыру кичереп, реабилитация чоры узганда; диспансер күзәтүендә торучыларны авыруның көчәеп китүеннән кисәтү өчен һәм шулай ук дәвамлы тернәкләндерү чарасы буларак билгеләнә. Ашыгыч медицина ярдәме кирәк булган очракларда антибиотиклар, химиотерапия кулланырга тәкъдим ителә.

Әдәбият

Алуф М.А. Лекарства растительного происхождения. М., 1943 (автордаш); 

Дрягин К.А., Ломакина В.А. Лечение холециститов спиртовой настойкой листьев барбариса. Улан-Удэ, 1960; 

Асадуллин М.Г. Экологический мониторинг дикорастущих лекарственных растений Татарстана // Казан. медицина журн. 1995. № 5; 

Богоявленский В.Ф., Николаев М.А., Хамидуллин Р.И. Растения и здоровье: Применение лекарственных растений в терапевтической практике. К., 1998; 

Зиннатуллина Г.И. Народные медицинские знания тоболо-иртышской группы сибирских татар. Томск, 2010.

Авторлар — В.Ф.Богоявленский, О.В.Богоявленская, Р.Г.Исхакова