Фәнни дисциплина буларак, эпидемиология фундаменталь фәннәр белән тыгыз бәйләнгән, тасвирлау-аналитик һәм конструктив өлешләргә бүлеп карала.

XIX йөздә Россиядә эпидемияләргә каршы көрәшү максатыннан фәнни-гамәли учреждениеләр, чик буйларында даими «карантиннар», дезинфекция станцияләре (1874, Одесса шәһәре; 1879, Петербург) булдырыла. И.И.Мечников (иммунитет турындагы тәгълимат авторы) һәм Н.Ф.Гамалея тырышлыгы белән Россиядә беренче земство бактериология станциясе (Одесса шәһәре, 1886) барлыкка килә. 1880–1890 елларда Мәскәүдә, Харьков, Екатеринослав (Днепропетровск), Чернигов, Киев, Одесса шәһәрләрендә бактериология институтлары ачыла. Мәскәүдә, Петербург, Харьков, Самара һ.б. шәһәрләрдә, 1900 елда шулай ук Казанда «Пастер станцияләре», Батумида беренче малярия станциясе оештырыла (1913).

XIX–XX йөзләр чигендә түләмәне китереп чыгаручы бацилла һәм туберкулёзны китереп чыгаручы микобактерияләр билгеле була; түләмә вакцинасын алу ысулы эшләнә (Л.С.Ценковский); котыру авыруына каршы ясала торган прививкаларның зарарсызлыгы исбатлана; холера (ваба), чума һәм тимгелле тифка (Н.Ф.Гамалея) каршы көрәш чаралары системасы тәкъдим ителә, йогышлы сары авыруы турындагы тәгълиматка нигез салына (С.П.Боткин). 1979 елда дөньяда чәчәк авыруы юкка чыгарыла. XX йөзнең 2 нче яртысында хәрби эпидемиология, эксперименталь эпидемиология, стерилизация белән бергә дезинфекция эше, паразитар авырулар эпидемиологиясе, аеруча куркыныч инфекцияләр эпидемиологиясе, зооноз инфекцияләр эпидемиологиясе мөстәкыйль фәнни тармак булып аерылып чыга.

ТР территориясендә фәнни эпидемиология Казан Эпидемиология һәм микробиология институтында (1925 елга кадәр Казан университеты составындагы Бактериология институты) 1900 еллардан үсеш ала. Эпидемиология курсы Казан медицина институтында 1932 елда оештырыла (лекцияләрне профессор Б.А.Вольтер укый). 1938 елда эпидемиология кафедрасы оештырыла (мөдирләре В.И.Попов, А.Э.Озол, В.И.Качурец, И.З.Мөхетдинов, М.Ш.Шәфиев, Н.М.Хәкимов, И.Г.Закиров, И.К.Хәсәнова, 2014 елдан — Г.Р.Хәсәнова). Кафедрада корсак тифы, иерсиниоз, дифтерия һәм башка эчәк инфекцияләре тикшерелә; организмның иммунологик реактивлыгына яшәү тирәлегенең тәэсире өйрәнелә; бу авыруларны дәвалау һәм кисәтү ысуллары эшләнә. Эпидемиология һәм дезинфектология кафедрасы Казан медицина академиясендә 1956 елда нигезләнә (оештыручысы һәм мөдире Н.Н.Спасский, мөдирләр — Ә.Г.Хисаметдинов, В.Е.Григорьев, 2008 елдан — В.А.Трифонов). Кафедраның төп фәнни тематикасы — вируслы гепатит, туберкулёз авыруларына эпидемиологик күзәтчелекне гамәлгә кертү һәм эшнең нәтиҗәлелеген бәяләү, ТР дагы табигый чыганакларның эпидемиологик халәтен өйрәнү.

Озак вакытлар дәвамында дифтерия иң куркыныч инфекцияләрнең берсе булып кала килә (100 мең кешегә 100 очрак, үлем — 5–10%). 20 йөз уртасында иммунопрофилактикага бәйле рәвештә, балаларның полиомиелит, дифтерия һәм кызамык белән авыру очраклары кискен кими. Полиомиелитка каршы көрәштә (1960 еллардан) бу авыруның таралышын контрольгә алу мөмкинлеге биргән Сэбин вакцинасы кулланыла.

XX йөз ахырында, наркомания һәм инфекциянең җенси юл белән күчүе киң таралыш алу сәбәпле, В гепатиты (шприц аша күчүче) эпидемик төс ала. Профилактик прививкалар календарена кертелгән (1997 елдан) В гепатитына каршы вакцинацияләү авыруның сизелерлек кимүенә булышлык итә (кара Вируслы гепатитлар).

Казан эпидемиологлары тарафыннан чәчәк авыруын кисәтү һәм бетерү (И.З.Мөхетдинов), эчәк инфекцияләре (И.З.Мөхетдинов, Д.А.Якобсон), бавыр синдромлы геморрагик бизгәк (Т.А.Башкирёв) белән көрәш ысуллары эшләнә; эпидемиол. дизентерия (Н.Н.Спасский, А.И.Сорокин), вируслы гепатитлар (Д.К.Бәширова, И.М.Хәертинова, В.А.Трифонов, Э.Х.Мамкеев), стрепто- һәм стафилококклы инфекцияләрне кисәтү (В.Е.Григорьев) мәсьәләләре өйрәнелә, яңа вакциналарның иммунологик үзлекләре, гамма-нурланышның һәм пестицидларның организмның иммунологик реактивлыгына тәэсире тикшерелә (М.Ш.Шәфиев). Р.К.Мирсәяпова («АКДС вакцинасы белән иммуниацияләү барышында кискен респиратор вируслы инфекцияләрнең балаларның специфик иммунитеты халәтенә тәэсире» — «Влияние острых респираторных вирусных инфекций на состояние специфического иммунитета у детей в процессе иммунизации АКДС вакциной», 1975), Ф.Ф.Садыйков («Прививкаланган балаларда кызамыкның эпидемиологик һәм иммунологик үзенчәлекләре» — «Эпидемиологические и иммунологические особенности кори у привитых детей», 1986), В.Е.Григорьев («Төрле юнәлешле стационарларда хастаханә инфекцияләренә каршы көрәш чараларын оештыру һәм камилләштерү юллары» — «Организация и пути совершенствования мероприятий по борьбе с внутрибольничными инфекциями в стационарах различного профиля», 1992), Э.Х.Мамкеев («Фертиль яшьтәгеләр, авырлы хатыннар һәм яңа туган балаларда В гепатиты вирусының эпидемиологик үзенчәлекләре» — «Эпидемиологические особенности вирусного гепатита В у лиц фертильного возраста, беременных, новорождённых детей», 1994), М.Ш.Шәфиева, И.К.Хәсәнова, Р.Ш.Якупов («Гельминтозлар эпидемиологиясе һәм профилактикасы» — «Эпидемиология и профилактика гельминтозов», 2003) тикшеренүләре эпидемиологиянең алга таба үсешен тәэмин итә. 2000 еллардан эпидемиология психик авырулар, атеросклероз, инсульт, яман шеш, йөрәк-кан тамырлары авырулары эпидемиологиян өйрәнү буенча тикшеренүләр алып барыла (1959 елдан Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы программаларына кертелә).

Әдәбият                

Заболотный Д.К. Основы эпидемиологии. М.-Л., 1927; 

Озол А.Э. Сравнительная оценка метода толстого мазка и биологической пробы в практике лабораторной диагностики туберкулёза // Проблемы туберкулёза. 1937. № 2; 

Шляхтенко Л.И. Новые направления в современной эпидемиологии. СПб., 1998; 

Покровский В.И., Онищенко Г.Г., Черкасский Б.Л. Эволюция инфекционных болезней в России в ХХ веке. М., 2003; 

Брико Н.И., Зуева Л.П. и др. Эпидемиология. В 2-х т. М., 2013; 

Госпитальная эпидемиология: руководство к практическим занятиям. М., 2015; 

Общая эпидемиология с основами доказательной медицины. М., 2018. Авторлар — Э.Х.Мамкеев, Ф.Ф.Нуриева