Биографиясе

1890 елның 8 феврале, Орел губерниясе, Витичко авылы — 1954 елның 13 августы, Мәскәү.

Сәхнә эшчәнлеген Одесса машина төзелеше заводында эшләгәндә һәвәскәр театрда башлап җибәрә.

1909 елда профессиональ сәхнәгә чакырыла, Одесса, Николаев, Херсон, Винница, Житомир, Владикавказ, Краснодар, Әстерхан шәһәрләрендә антрепренерлар Е.А.Калишевская, Л.П.Розановларның драма һәм оперетта труппаларында уйный. Үткен күзәтүчәнлеккә, юмор хисенә, рольләрдә тиз үзгәрүчәнлеккә ия булган Григорьевның осталыгы даими үсә бара, гади, водевиль рольләреннән — Осип («Ревизор», Н.В.Гоголь), Расплюев («Кречинскийның туе», А.В.Сухово-Кобылин), Фамусовтан («Акыллылык бәласе», А.С.Грибоедов) башлап, ниһаять, 20 елдан артык сәхнәдә уйналган һәм иң көчле рольләренең берсенә әверелгән Городничий («Ревизор», Н.В.Гоголь) образын гәүдәләндерүгә ирешә.

1933 елда Казан Зур драма театры труппасына ул җитлеккән актер булып килеп керә. Шулайда Григорьевның иҗат осталыгы нәкъ менә Казанда зур масштаблылыкка һәм тирәнлеккә, форма төгәллегенә ирешә, шул сыйфатлары аны рус реалистик театр мәктәбенең иң күренекле осталары рәтенә куя. Казанда эшләгән беренче елларында күбрәк көлкеле рольләр башкарган Григорьев геройларның комик характер үзенчәлекләре артында кеше язмышының драматизмын күрә: Караулов («Чит кеше баласы», В.В.Шкваркин); Шмага, Робинзон, Лыняев («Гаепсездән гаеплеләр», «Бирнәсез кыз», «Бүреләр һәм сарыклар», А.Н.Островский); Скалозуб («Акыллылык бәласе», А.С.Грибоедов).

Актер, сәхнә образы чикләрен киңәйтә барып, тамашачыда геройларына карата кызгану һәм аларның хәленә керү хисе уята. Артур Кинселла («Чарасызлык», Т.Драйзерның «Америка фаҗигасе» романы нигезендә, 1933), Терентий Бублик («Платон Кречет», А.Е.Корнейчук, 1934), Тетерев («Мещаннар», М.Горький, 1935) образларын тудырып, актер реаль характерны ача торган психологик күчешләр, тышкы көнкүреш детальләреннән торган форманы ярлыландырмыйча зур масштаблы гомумиләштерүләр аша геройларын әсәрнең төп идеясен чагылдыручылар дәрәҗәсенә күтәрә.

1936 елда уйнаган Боцман («Оптимистик трагедия», В.В.Вишневский), Несчастливцев («Урман», А.Н.Островский) һәм Полежаев («Профессор Полежаев», Л.Н.Рахманов) кебек рольләрдә Григорьевның үзенчәлекле комик таланты ачыла. Аның геройлары тарыган хәлләрнең тышкы комизмы, характерларының көлкеле яклары образларның эчке драматизмын ачуга басым ясый.

Актерның иң зур эшләреннән саналган Полежаев образы пьесаның драматургик материалын тагын да баета. Казанда эшләгән елларында Григорьев Городничий образын өч куелышта башкара (1933, 1938, 1944). Һәр уенында ул классик образны көтелмәгән яктан ачып, традицион штампларны үзгәртеп, аны камилләштерә бара.

Ул башкарган Сквозник-Дмухановский дуамал, әшәке, акчага табынучы, карьерага үрмәләү мөмкинлеген күреп, аек акылын югалткан провинциаль тип буларак кына түгел, ә үзенә карата кызгану һәм хәленә керү, нәфрәт һәм ачу, курку һәм күрә алмау кебек каршылыклы хисләр уятучы, Гоголь чорына хас шундый городничийларны һәр даим тудырып торган социаль мөнәсәбәтләрнең табигате, сәбәпләре турында тирәнтен уйланырга мәҗбүр итүче конкрет кеше образы булып күз алдына килеп баса.

В.А.Соловьевның «Фельдмаршал Кутузов» (1941) драмасында Григорьев тарафыннан башкарылган Кутузов образы – халык характерының чын гәүдәләнеше. Сила Грознов образы («Дөреслек яхшы, ә бәхет яхшырак», А.Н.Островский, 1944) Григорьев башкаруында интонацияләрнең байлыгы, нечкә психологик нюанслар, тышкы детальләрнең нәфис эшләнеше белән аерылып тора. Ул рус актерлык мәктәбенең иң югары баскычына ирешә.

1946 елда Григорьевны Мәскәүдәге Кече театрга чакырып алалар. Бу театр сәхнәсендә Городничий һәм Грознов рольләрен уйнап, шулай ук замандашларының байтак күренекле образларын тудырып (Милягин, «Бөек көч», Б.С.Ромашов, 1947, СССР Дәүләт бүләге; Потапов, «Мәскәү характеры», А.В.Софронов, 1948, СССР Дәүләт бүләге һәм башкалар), театрның әйдәп баручы осталары рәтенә күтәрелә.

Башкаруының табигыйлеге, сүз белән оста эш итүе, характерның һәм тормыш хәлләренең мәгънәсен тирәнтен ачып бирүе ул тудырган һәр образны театр тормышында зур вакыйгага әверелдерә.

1938-47 елларда ТАССР Югары Советлар депутаты. Хезмәт Кызыл Байрагы, «Почет билгесе» орденнары белән бүләкләнә.

Әдәбият

Горбунова Е. Григорьев-Полежаев // Театр. 1938. № 4;

Шатрова Е. Ф.В.Григорьев // Ежегодник Малого театра за 1953-54. М., 1956;

Народные артисты. К., 1980;

Ингвар И., Илялова И. Русский театр в Казани. К., 1991.

Автор Ю.А.Благов