Биографиясе

1920 елның 13 гыйнвары, Ташкент шәһәре – 1944 елның 18 октябре, Венгрия, Дебрецен шәһәредә җирләнә.

1940 елга кадәр «Урак һәм Чүкеч» (Казан) заводында токарь булып эшли. Казан пехота училищесен тәмамлый (1941).

1940 елдан Кызыл Армия сафларында. 1941 елдан Бөек Ватан сугышы фронтларында, танк ротасы командиры (6 нчы гвардия кавалерия корпусының 13 нче Ровно гвардия кавалерия дивизиясе).

1944 елның 18 октябрендә Дебрецен өчен барган сугышта батырлык күрсәтә: танкистларны үз артыннан ияртеп, беренче булып шәһәргә бәреп керә һәм дошманның 4 авыр танкын, пехотасы белән 2 бронетранспортёрын, 2 зенит тубын юк итә. Танкы сафтан чыгып, Иовлев һәлак була.

Бүләкләре

Ленин ордены, Кызыл Йолдыз ордены һәм медальләр белән бүләкләнә.

Әдәбият      

Герои Советского Союза – наши земляки. К., 1982. Кн. 1;

Татарстан в годы Великой Отечественной войны 1941-1945 гг. К., 2000.

Автор — М.З.Хәбибуллин