Грекчадан anaisthesa – тоймау.

Анестезиология, мөстәкыйль клиника фәне буларак, ХХ йөзнең беренче яртысында барлыкка килә.

Гомуми анестезиология авырта торган урында һәм гомуми авыртуны басу теориясе, анестезия ысуллары, клиник наркоз, яшәү өчен мөһим булган функцияләрнең патологик физиологиясен, авыруны операциягә әзерләүдәге, аның наркоздан һәм операциядән соңгы халәтен өйрәнү мәсьәләләре белән шөгыльләнә. шулай ук анестезия өчен кулланыла торган дару препаратларының: наркотик матдәләр, миорелаксантлар, анестетиклар, анальгетикларның һ.б. авыртуны баса торган матдәләрнең – сизү нервлары очларының ялкынсынуын киметә һәм нерв тукымалары буйлап импульслар үтүне туктату матдәләренең клиник фармакологиясен өйрәнә.

Махсус анестезиология, конкрет авыруның халәтенә һәм булачак операциянең үзенчәлегенә бәйле рәвештә, авырту тоюны басу ысулларын билгели.

Анестезиология төрле медицина фәннәре (нормаль һәм патологик физиология, биохимия, фармакология, хирургия, терапия), шулай ук реаниматология бүлеге белән тыгыз бәйләнгән.

Тарихы

Хирургик операцияләр үткәргәндә авырту тоюны басу ысуллары турындагы беренче мәгълүматлар безнең эрага кадәр XV йөзгә карый: Борынгы Мисырда мандрагор, беладонна һәм әфьюннан файдаланганнар. Шуңа охшаганрак препаратларны Борынгы Греция, Һиндстан, Кытай табибләре дә кулланган.

«Анестезия» терминын XVII йөз башында Бабий гамәлгә керткән. Немец табибе һәм табигать белгече Парацельс эфирның авыртуны басу үзенчәлеген исбатлаган (1731).

Наркоз һәм авырткан урында анестезия куллану XIX йөздә ачыла. Наркоз өчен Р.Лонг – эфир (1842), Шотландия табибе Симпсон һәм рус химигы Н.И.Пирогов – хлороформ (1842), хирург С.П.Фёдоров гедонал куллана (1909).

1928 елда Казан хирургы А.В.Вишневский аерым урында анестезия ысулын гамәлгә кертүне тәкъдим итә; бу ысул 1929 елда Россиядә эксперименталь рәвештә раслана һәм АКШта күрсәтелә. Мускулларны йомшартып, авырту тоюны басу препаратларын гамәлгә кертү эндотрахеаль наркоз, йөрәк, үпкә һәм үңәч, кан тамырлары хирургиясе үсешенә этәргеч бирә.

1950 елларда бала тапканда авырту тоюны басуда, соңрак башка операцияләр вакытында газ наркозы («күңел күтәргеч газ» – азот закисе), шулай ук 1958 елдан фторотан (флюотанга охшаган), 1965 елдан пентран (метоксифлюран) куллану СССРда анестезиологияне үстерүгә ярдәм итә.

Казанда үсеше

1940–1950 елларда Казанда А.В.Вишневский хирург-анестезиологларның фәнни мәктәбен оештыра. Ул башлап җибәргән юнәлешне шәкертләре С.М.Алексеев, И.В.Домрачев, Н.В.Соколов, А.А.Вишневский, Т.М.Новиков, В.И.Пшеничников, Н.П.Маслов, И.Ф.Харитонов, Р.А.Вяселев, М.К.Садыйкова һ.б. дәвам итә.

Казан галимнәренең төп игътибары: веналар аша наркоз бирү (Б.Г.Герцберг, 1940 еллар); йөрәккә операция вакытында гипотермия (Н.П.Медведев, В.Н.Медведев, 1969–1999); балалар үпкәсенә операция ясаганда авыртуны басуга (В.Ф.Жаворонков, 1976 ел), перидураль (А.Г.Нәҗипов, 1980 еллар) ысулларны фәнни эшләүгә юнәлтелә.

 Анестезиология өлкәсендәге казанышлар Татарстанда бит пластикасы хирургиясе (Е.А.Домрачева, Л.А.Кольцова, 1960–1970 еллар), ортопедия һәм онкостоматология (Е.В.Крешетов, 1980 еллар) үсешенә юл ача.

Анестезиологиянең хәзерге заман казанышлары, ясалма кан әйләнеше булдырып, теләсә нинди, шул исәптән йөрәккә һәм тамырларга озакка сузылган операцияләрнең дә уңышлы төгәлләнүен тәэмин итә.

ХХ йөзнең икенче яртысында Казан медицина университетында һәм Казан медицина академиясендә 500 гә якын табиб-анестезиолог әзерләнгән.

Әдәбият

Кафедра анестезиологии и реаниматологии // Казанский медицинский институт (1814–1989). Казань, 1989. Ч. 1.

Автор – В.Н.Войцехович