Эчтәлек

Аның исеме  – "Алтынчы Остаз Касыйм" ("Устакасим золотарь").

1614 елда төзелгән XVI йөз Патша архивы исемлегендә китерелә. Кисәкләп сакланган язу буенча, Остазкасыйм сөргенгә җибәрелә, аннары 1570 елның 12 июлендә Григорий Ловчиков исемле берәү тарафыннан "патшага" китерелә.

Ихтимал, XVII йөз башында  Шатск һәм Касыйм өязләре керәшен морзалары арасында билгеле булган Стокасимовлар нәселе Остаз Касыймнан чыккан. Алар XIX йөздә "татар князьләре" дәрәҗәсендә расланган булалар.

Әдәбият

Описи Царского архива XVI века и архива посольского приказа 1614 года. М., 1960; 

Дворянские роды Российской империи, 1721–1917. Т. 3. Князья. М., 1996; 

Габдуллин И.Р. От служилых татар к татарскому дворянству. М., 2006.

Автор – М.И.Әхмәтҗанов