200 гә якын төре билгеле, киң таралганнар; Россиядә 30 га якын.

Татарстан территориясендә 5 төре теркәлгән: каен мөгезкойрыгы (Tremex fuscicornis), зур ылыс мөгезкойрыгы (Sirex gigas), зәңгәр нарат мөгезкойрыгы (Sirex juvencus), шәмәхә мөгезкойрык (Paururus noctilo), кара мөгезкойрык (Xerix spectrum).

Зур һәм уртача зурлыктагы бөҗәкләр (3 см га кадәр), казналыклары көчле булганлыктан, хәтта кургашны да кимерергә сәләтле. Ана затларның корсагы артында зур, кайвакыт бик озын һәм каты (исеме шуннан) күкәйсалгыч, аның белән исә алар кайрыны тишә һәм авыру, хәтта сәламәт агач-куакларның үзагачына күкәй сала.

Мөгезкойрыкларның личинкалары ак яки сары төстә, рудиментар күкрәк аяклары бар; гәүдәләренең арткы очында, юл тишкәндә терәлү өчен, үткен чыгынты урнашкан. Тишеп ясалган юлларының стеналарында һәм аның тирәсендәге үзагачта, күкәй салганда ана зат белән кергән гөмбә спораларыннан личинкаларның туенуын яхшырта торган гифлар хасил була. Аларның үсеше 2 елдан да ким бармый. Курчакка әйләнер алдыннан личинка үзагач өслегенә үрмәли. Курчаклардан чыккан олы затлар үзагачны кимерәләр һәм тышка чыгалар.

Личинкалар юллар тишеп агачларга зыян китерәләр.