1834–1836 елларда архитектор М.П.Коринфский проекты белән һәм аның җитәкчелегендә Казан университеты ансамблендә төзелә. Архитектура истәлеге.

Тасвирламасы

Анатомия театрының төньягы ярымтүгәрәк ясап чыгып торган өч катлы турыпочмаклы корпус. Әүвәл ярымтүгәрәк колоннада белән китапханәгә һәм химия корпусына тоташкан була (соңрак сүтелә). Ярым сферик гөмбәзнең уртасына сигез кырлы фонарь куела һәм гөмбәзле ярымтүгәрәк чыгынтылы бина фасадын әйләндереп алган ионик ордерлы 8 колонна – бинаның композиция үзәген тәшкил итә.

Амфитеатр белән аудитория һәм тамашачылар өчен өске галереяга икенче каттан керү ишеге ротондада урнашкан. Беренче һәм икенче каттагы уку бүлмәләре аркаларда ак таштан ясалган парадный баскыч белән тоташкан.

Анатомия театрының эчке өлешенең бизәлеше 1837 елда төгәлләнә. Бинада университетның медицина факультетының, 1920 елдан медицина институтының кешенең нормаль анатомиясе кафедрасы урнаша.

Үзгәртеп корулар

1841 елда бинаның икенче каты анатомия препаратларын саклау өчен зал итеп үзгәртелә. Залның эчке бизәлеше һәм җиһазлары М.П.Коринфский сызымнары буенча эшләнә. Икенче катта урнашкан аудиториянең эчке ярымтүгәрәгендәге балкон металлдан коелган медицина эмблемалары белән бизәлгән колонналар тезмәсе һәм рәшәткәләр белән әйләндереп алына.

1887 елда бинаның көньяктагы фасадына кәшәнә кушып салына (архитектор М.Д.Михайлов).

1950 елларда эргә каты (цоколь) уку-секция залы итеп җиһазландырыла. 1970 елда бинаның өске ягындагы ярымтүгәрәктә латинча «Hic locus est ubi mors gaudet succurrere vitae» («Биредә үлем яшәүгә ярдәм итә торган урын») дигән язма чокылган. 1980 елларда уку аудиторияләре тәрәзәләренә төсле пыялалар куела.

1988 елда бина реконструкцияләнә, гөмбәзе һәм диварлары ныгытыла (архитектор М.В.Сафронов һәм О.И.Григорьев җитәкчелегендә).

Тупланмасы

Анатомия театрыда баш сөякләре һәм скелетлар коллекциясе, 1806 елда бетерелгән Мәскәү медицина хирургия академиясенең «гарипләр препаратлары» коллекциясе, мәетләрне консервацияләү ысулларын эшләгән голландияле Ф.Рюиш һәм француз анатомы Трамонд препаратлары, Россиягә Петр I алып кайткан 4 препарат урнаштырылган. Музей эшләре осталары В.Н.Тонков (остеология һәм синдесмология), В.И.Бик һәм А.В.Вишневский тарафыннан әзерләнгән препаратлар зур урын алып тора.

1998 елда Н.Н.Шишкова тарафыннан Россиядә кешенең табигый зурлыктагы бердәнбер артерия һәм веналар моделе эшләнә. Шунда ук медицина институты хезмәткәрләренең Анатомия театрына васыять иткән скелетлары саклана.

Фәнни китапханәдә анатомия һәм катнаш фәннәр буенча илебездә һәм чит илләрдә нәшер ителгән 3000 нән артык басма тупланган. Фонд ел саен монографияләр, фәнни җыентыклар, вакытлы матбугат басмалары белән тулыландырыла.

Анатомия театрында кафедра хезмәткәрләре, анатомия препаратлары күрсәтеп, студентлар өчен лекцияләр укыйлар.

Әдәбият

Загоскин Н.П. История Императорского Казанского университета за первые сто лет его существования (1804–1904): в 4 т. Казань, 1902–1906.

Евсина Н.А. Здания Казанского университета // Памятники культуры. Исследования и реставрация: Сборник статей. М., 1963. Вып. 4.

Фехнер М. Великие Булгары. Казань. Свияжск. М., 1978.

Авторлар – Э.С.Вәлишин, С.Г.Персова