1943–1945 елларда Кеми шәһәрендә (Финляндия), 1945–1977 елларда Хельсинкида татар телендә нәшер ителә.

Нашире — Х.Хәмидулла.

Финляндиядәге татар диаспорасына багышлана. Милли мәдәният һәм традицияләрнең үзенчәлекләрен сакларга чакыра. Журналда тарихи-мәдәни, дини тематикага, үсеп килүче буынга эстетик тәрбия бирүгә багышланган материаллар, Коръәннән өзекләр, шулай ук наширнең әдә би һәм публицистик язмалары, «Яңапар тарихы» китабының аерым өлешләре басыла.