Тарихы

Авылга XIX йөз башында нигез салына. Революциягә кадәрге чыганакларда Яңа Борындык исеме белән дә мәгълүм.

1860 елларга кадәр халкы удел крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкы игенчелек һәм терлекчелек, тимерчелек белән шөгыльләнә.

ХХ йөз башында чиркәү, Халык мәгарифе министрлыгы мәктәбе эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 140 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Сембер губернасының Буа өязе Борындык волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Буа кантонында.

1930 елның 10 августыннан –Буа, 1935елның 10 февраленнән – Будённый, 1957 елның 29 ноябреннән – Чынлы, 1959 елның 12 октябреннән Буа районында.

Хәзер Чуаш Киштәге авыл җирлегенә керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1929 елда авылда «Красные Новосёлки» колхозы оештырыла, 1963 елда зурайтылган «Родина» колхозы составына керә, 1982 елда авыл «Россия» колхозы составында бүленеп чыга. 1994 елдан «Восход» колхозы, 2002 елдан «Восход» күмәк предприятиесе, 2004 елдан «Агрофирма «Родина» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять, 2007 елдан «В.Чернов исем. агрофирма» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять, 2013 елдан «Ак Барс Буа» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять.

Халкы күбесенчә «Ак Барс Буа» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьтә эшли, кырчылык, сарык асрау белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

2016 елга кадәр башлангыч мәктәп эшли. Клуб, фельдшер-акушерлык пункты бар.

Халык саны

1859 елда – 188,
1880 елда – 301,
1897 елда – 450,
1913 елда – 529,
1920 елда – 527,
1926 елда – 635,
1938 елда – 507,
1949 елда – 345,
1958 елда – 309,
1970 елда – 261,
1979 елда – 196,
1989 елда – 115,
2002 елда – 129,
2010 елда – 97,
2015 елда – 82 кеше (чуашлар).