Биографиясе

1930 елның 5 ноябре, хәзерге Биектау районы Калинин авылы – 1989 елның 5 августы, Минск.

М.В.Фрунзе исемендәге Хәрби академияне (1965, Мәскәү), СССР Хәрби Көчләре Генштабы академиясен тәмамлый (1972, Мәскәү).

1951 елдан Кавказ арты, Себер хәрби округларында, Көньяк гаскәрләр төркемендә, Белоруссия хәрби округында хезмәт итә; 1976 елдан 7 нче танк армиясе командующие. 1981 елдан Урта Азия хәрби округы командующие урынбасары. 1984 елдан Варшава килешүе дәүләтләре Берләшкән кораллы көчләренең идарә органнарында эшли.

Бүләкләре

Ленин, Кызыл Байрак, Кызыл Йолдыз орденнары, медальләр белән бүләкләнә.

Әдәбият

Булатов Н.Х. Йолдызлы йолдызлар. Казан, 2000.