Биография

1929 елның 15 октябре, Бөгелмә кантоны Урмышлы авылы –1981 елның 2 марты, Төмән шәһәре.

Хезмәт эшчәнлеген туган авылында колхозчы буларак башлый.

1950–1964 елларда (бүленеп) «Татбурнефть» (Лениногорск шәһәре) трестында эшли.

1953–1958 елларда «Бөгелмәнефтегазразведка» трестының вышкалар монтажлау конторасында.

1954–1975 елларда «Главтюменнефтегаз» җитештерү берләшмәсендә (Төмән өлкәсенең Нижневартовск шәһәре).

1971–1972 елларда Ханты-Манси округы Советы депутаты.

Бүләкләре

Герой исеме сигезенче бишьеллыкның (1966–1970) нефть чыгару буенча план йөкләмәләрен үтәүдәге казанышлары һәм югары техник-икътисади күрсәткечләргә ирешүе өчен бирелә.

Ике Ленин ордены, Хезмәт Кызыл Байрагы, «Почёт билгесе» орденнары, медальләр белән бүләкләнә.

Урмышлы мәктәп музеенда Ваһповка экспозиция багышлана.