62 төрне үз эченә ала. Европа, Азия, Америкада таралганнар; Яңа Зеландиягә китерелгәннәр. ТРда 5 төре оя кора: миләш чыпчыгы (T. pilaris), сайрар миләш чыпчыгы (T. ericetorum), кара миләш чыпчыгы (T. merula), деряба (T. viscivorus), ак кашлы миләш чыпчыгы (T. musicus).

Озынча төз гәүдәле (20–27 см озынлыкта), хәрәкәтчән, шау-шулы, аерылып торучан кошлар, көчле туры томшыклы, биек аяклы, озын койрыклы. Каурый капламы тыгыз, чуар. Миләш чыпчыклары үзләренең сайраулары белән билгеле. Аеруча миләш чыпчыгы киң таралган. Канаты һәм койрыгы кара көрән, аркасы кара коңгырт, башы һәм муены зәңгәрсу-соры, асты ак, түше һәм ян-яклары кара чуар төстәге зур кош. Сайравы яңгыравыклы. Колония булып, урманнарда, шәһәр бакчаларында, паркларда оялый. Төркем хасил итә. Ояларын агач ботакларында, түмгәкләрдә, кайвакыт куаклыкларда кора.

Сайрар миләш чыпчыгы берникадәр кечерәк, коңгырт, гәүдәсенең аскы ягы тамчысыман кара тимгелле. Куаксыз чиста нарат урманнарыннан кала барлык төр урманнарда яши. Кичен һәм таңда сайрый, сайравы ике тапкыр кабатланучы сызгырудан гыйбарәт.

Кара миләш чыпчыгының каурый капламы кара төстә, томшыгы ачык кызыл-сары, күз тирәсе ак боҗралы. Куаклар күпләп үскән ылыслы һәм яфраклы урманнарда яши, җиргә якын оялый. Сайравы буенча сайрар миләш чыпчыгыннан гына калыша, әмма башка кошларның тавышын кабатлау буенча аннан өстен тора.

Деряба тышкы кыяфәте белән сайрар миләш чыпчыгына охшаш, тик зуррак. Катнаш урманнарда һәм наратлыкларда очрый. Сайравы флейта тавышын хәтерләтә.

Шулай ук ак кашлы миләш чыпчыгы сайрар миләш чыпчыгына охшаш, әмма, аннан аермалы буларак, ян-яклары кызыл-сары, күз өстендә киң кызыл-ак «кашлары» бар. Елга тугайларында куаклар (тал, шомырт) арасына оялый.

Миләш чыпчыклары — күчмә кошлар, гадәттә, Көньяк Европада кышлыйлар. Язның беренче билгеләре белән оялау урыннарында күренә башлыйлар. Ояларын кипкән үлән, нәзек чыбык, тамырлардан, лишайник, мүктән коралар. 4–7 йомырка салалар. Ояда 13–14 көн утыралар. Бер сезонда 2 оя бала чыгаралар.

Аеруча балаларын ашату чорында зарарлы бөҗәкләрне күпләп юк итәләр. Җимеш һәм җиләкләр белән тукланып, агач һәм куак орлыкларының таралуына булышалар.

Сайрар миләш чыпчыгы

Миләш чыпчыгы

Деряба

Сайрар миләш чыпчыгы

Кара миләш чыпчыгы