130 дан артык төре билгеле, Евразия һәм Төньяк Африкада таралган.

ТРда бер төре – комлы эспарцет (О. arenaria), болынлы һәм ташлы далаларда үсә, күбрәк республиканың көньяк районнарында.

Үзәк тамырлы. Сабаклары тармакланган, туры. Яфраклары катлаулы, парсыз каурыйсыман. Чәчәкләре себеркәчле, ачык-алсу, куе башаксыман чукларга җыелган. Май-июльдә чәчәк ата. Җимеше – кузак, түгәрәк, чикләвексыман, бер орлыклы, тешле-чәнечкеле, җепселле челтәр белән. Бөҗәкләр, нигездә умарта кортлары ярдәмендә серкәләнә, баллы.

Корылыкка чыдам үсемлек, барлык туфракларда диярлек яхшы үсә, ачы һәм сазлыклы туфраклардан тыш.

Яшел масса, печән өчен үстерелә. Барлык авыл хуҗалыгы терлекләре яратып ашый.

Составында углеводлар (9,6%), аксым (4,4%), майлар (1,6%) бар. 100 кг яшел массасында 22 азык берәмлеге һәм 3,1 кг үзләштерелә торган протеин, печәнендә 54 азык берәмлеге һәм 10,1 кг үзләштерелә торган протеин бар.

Корткычлар: орлыкашарлар, эспарцет бөртекчәсе, эспарцет эвритомасы, эспарцет чәчәге черкие, эспарцет чәчәкашары, эспарцет трипсы.

Авырулары: ончыл чык, тутык, фузариоз.

ТРда чәчәргә рөхсәт ителгән сортлары: «Песчаный 1251», «Песчаный 22». 2009 да 18,2 мең га мәйданда үстерелә, яшел массасының уңышы – 1 га дан 250-270 ц, печән уңышы – 1 га дан 35-38 ц.