Эчтәлек

3 төркемчәгә бүленә:

  • кыпчак-болгар: Идел буенда таралган борынгы төрки телне, Алтын Урда төрки-татар әдәби теленең көнбатыш төрен, хәзерге татар һәм башкорт телләрен;
  •  кыпчак-половец: үле кыпчак телен, хәзерге карачай-балкар, комык, кырым-татар, караим телләрен;
  • кыпчак-нугай: казакъ, каракалпак, нугай телләрен һәм хәзерге үзбәк теленең кыпчак диалектларын да үз эченә алалар.

Кыпчак төркеме телләре агглютинатив телләргә карый (кара Агглютинация); аларга сингармонизм, изафә, тартым категориясе хас, род грамматик категориясе юк. Сузыклар системасында (вокализм) бары кыска сузыклар гына сакланган, тартыклар системасында (консонантизм) саңгырау йомык тартыкларның күплеге күзәтелә.

Исем категориясенең 6 килеше бар.

Борынгы кыпчак глоссаларын (аңлаешсыз сүзләр) үз эченә алган беренче язма ядкәрләр Орхон-Енисей рун язуында башкарылган.

Хәзерге кыпчак төркеме телләренең барысына да язу хас.

Әдәбият

Баскаков Н.А. Введение в изучение тюркских языков. М., 1962; 

Гарипов Т.М. Кыпчакские языки Урало-Поволжья: Опыт синхронической и диахронической характеристики. М., 1979; 

Кононов А.Н. История изучения тюркских языков в России. Дооктябрьский период. Л., 1982.

Автор — В.Х.Хаков