- РУС
- ТАТ
Үзәк мөселман хәрби коллегиясенең Чех-словак хәрби корпусы башлаган фетнә уңаеннан мөрәҗәгате
Барлык мөселман хәрби берәмлекләрен Совет республикасын якларга чакыра: «Совет республикасы авыр көннәр кичергәндә мөселман пролетариатлар аны якларга тиеш. Кызыл армиянең барлык мөселман берәмлекләре кичекмәстән контрреволюция көчләре белән көрәшкә мобилизацияләнсен. Чакыру-өндәмәләр таратып, Совет оешмалары белән бердәм булып, Дутовка, чех-словакларга һәм Ивановка каршы барлык көчләрне туплап җибәрегез. Ирек өчен барган бу көрәштә мөселман пролетарийлар, барча пролетарийлар белән бер сафта торып, үзләренә мактаулы урын яуларга тиеш».
Мөрәҗәгать Мулланур Вахитов тарафыннан язылган, 1918 елның 13 июнендә «Известия» газетасының «Хөкүмәт карарлары һәм эшләре» бүлегендә һәм 16 июньдә «Знамя революции» газетасында басылган.
Автор – И.Г.Гыйззәтуллин
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.