1930 елларда Беренче Казан дивизиясе җирлегендә оештырыла.

Дивизия командирлары: полковник Ю.В.Новосельский, полковник М.А.Зашибалов.

Дивизия 1939–1940 еллардагы совет-фин сугышында катнаша. Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнә, 13 хәрбигә Советлар Союзы Герое исеме бирелә, 342 се орденнар һәм медальләр белән бүләкләнә. 1940 елның язында дивизия ТАССРга, даими урнашкан урынына кайта, 1940 елның ахырында Белоруссиягә күчерелә. 1941 елның 22 июнендә Польша белән чиктәш Цехановец шәһәре тирәсендә немец-фашист гаскәрләре һөҗүменә каршы тора һәм чик буе сакчылары белән берлектә аларны СССР чикләреннән алып ташлый. Соңрак командование боерыгы белән Гродно, Волковыск, Брест сызыгына чигенә башлый. Чолганышта кала. Дивизиянең исән калган өлеше (3 меңгә якын кеше) Гомель шәһәре тирәсендә чолганыштан чыга.

Шәхси составның күпчелеге башка частьларны яңадан оештыру яки тулыландыру өчен җибәрелә.

Автор – В.Ф.Телишев