1918 елның 16 августында оештырыла.

Командующийлары: П.А.Славен, Ж.К.Блюмберг, М.Н.Тухачевский, Г.Х.Эйхе. Штаб башлыклары: А.К.Андерсон, П.И.Ермолин, Я.К.Ивасиов, Г.Я.Кутырев.

Бишенче армия составына 1 нче Смоленск, 4 нче Петроград пехота һәм 2 нче, 5 нче, 24 нче, 25 нче, 26 нчы, 27 нче, 30 нчы, 31 нче, 35 нче, 51 нче, 59 нчы, 62 нче укчы, 13 нче, Берләштерелгән кавалерия дивизияләре керә. 1918–1920 башында баш күтәргән чех-словак корпусы, КОМУЧ Халык Армиясе һәм адмирал А.В.Колчакның армияләренә каршы сугыша.

Казанны азат итү операциясендә катнаша. 1918 елның 10 сентябрендә Көнчыгыш фронтның 2 нче армиясе Арча төркеме һәм Идел буе хәрби флотилиясе белән бергә Казанны аклардан азат итә. 1918 елның көзендә һәм кышында Бишенче армия көнчыгыш юнәлешендә сугыша, Бөгелмә, Уфа шәһәрләрен азат итә. 1919 елның март-апрель айларында А.В.Колчак армиясе басымы нәтиҗәсендә, Уфаны калдырып, Богырыслан, Бөгелмә тарафына чигенә. Апрель-май айларында Көнчыгыш фронт һөҗүмгә күчкәч, Бишенче армия Богырыслан шәһәрен азат итү операциясендә катнаша; 1919 елның июль – 1920 елның гыйнвар аралыгында Златоуст, Чиләбе, Петропавел, Омск, Томск, Красноярск шәһәрләрен яулаша.

1920 елның 15 гыйнварында Көнчыгыш фронт таркатылганнан соң, Бишенче армия турыдан-туры Республика Революцион хәрби советына (РРХС) буйсындырыла. 1919 елда Бишенче армия өчен татар-башкорт сугышчыларын әзерләп озату бурычы армиянең махсус резерв бүлекчәсенә (май–октябрь) һәм 1 нче запас полкның татар-башкорт батальонына (апрель–декабрь) йөкләнгән була.

1919–1920 елларда Бишенче армиянең сәяси бүлеге каршында мөселман солдатлар секциясе эшли, «Кызыл яу» газетасы нәшер ителә.