Эчтәлек

Якынча 695 елда Гарәп хәлифәлегендә Өммияләр нәселеннән булган хәлифә Габделмаликның акча реформасы вакытында кертелә. Динарның уннан бер өлешен тәшкил итә һәм 3,9 г авырлыкта була.

Баштарак тәңкәләрдәге язуларда дин символы (икамә) белән Аллаһ һәм Мөхәммәд пәйгамбәр исемнәре, хәлифә исеме, акчаның сугылу вакыты һәм урыны күрсәтелсә, соңрак өлкә хакимнәренең исеме дә өстәлә. VII–XII йөзләрдә тәңкәләргә куфи язуы төшерелә.

Дирһәм Хәлифәлекнең барлык территориясендә дә киң таралыш ала; аның форма, авырлык (3 г чамасы) һәм язуның үзенчәлеге буенча аерылучы күптөрле вариантлары мәгълүм. XI йөз башында Шәрекътәге мөселман илләрендә көмеш дирһәмне сугу туктатыла, XIII–XV йөзләрдә ул кабат чыгарыла.

Идел буенда куфи язулы дирһәмнәр IX йөзнең беренче яртысында, Балтыйк-Идел юлы оешып, Шәрекътәге мөселман илләре белән сәүдә багланышлары урнашканнан соң пәйда була (Иске Әлмәт хәзинәсе). 920 еллардан Идел буе Болгар дәүләтендәге Болгар һәм Суар шәһәрләрендә Саманилар дирһәмне үрнәгендә җирле тәңкәләр сугыла башлый (хәзерге Татарстан Республикасы территориясенең төрле төбәкләрендә – Зур Тигәнәле, Танкеевка каберлекләрендә, Куйбышев сусаклагычындагы Семёнов утравында (Спас районы) һәм башка урыннарда табыла).

X–XI йөзләр чигендә, көмеш чыгаруның азаюы нәтиҗәсендә, Идел буенда дирһәмнәр сугу вакытлыча туктала. XI йөз ахыры – XII йөз башыннан Болгарда яңадан хәлифә Насыйрлетдин исеменнән дирһәм сугыла.

Алтын Урда чорында беренче дирһәмнәр Болгарда монгол каганы Мункә исеменнән чыгарыла (1250 еллар). 1260 еллардан Җүчиләр дирһәмнәре Алтын Урданың барлык эре шәһәрләрендә, беренче чиратта, Болгарда, Сарай әл-Мәхрусәдә, Сарай әл-Җәдидтә, Үкәктә, Бәлҗәминдә сугыла башлый.

1257–1266 елларда, Бәркә хан идарә иткән чорда, дирһәмнәрдә Җүчи нәселе тамгасы пәйда була, бу исә Җүчи Олысының Монгол империясеннән аерымлануын чагылдыра. 1267 елдан тәңкәләр Алтын Урда ханнары исеменнән сугыла. Алтын Урда Д.е алтын динарның алтыдан бер өлешен тәшкил итә (1,2 г нан 1,6 г га кадәр). Төрки телле чыганаклар мәгълүматлары буенча, дирһәмнең авырлык нормасы бер ярмакка, ягъни мыскалның алтыдан бер өлешенә туры килә. Җүчиләр дирһәмнәрендәге язуда (икамәдә) хан исеме, акчаның сугылу вакыты һәм урыны, кайбер очракларда Җүчи нәселеннән булган ханның тамгасы күрсәтелә. Алтын Урда дирһәмнәрендә шулай ук ике башлы бөркет, арыслан сырты артыннан күтәрелүче кояш сурәтләре һәм Зодиак йолдызлыклары символлары очрый (нәсел башлангычына, дәүләт һәм дин тормышындагы мөһим вакыйгаларга багышланган тәңкәләр).

Җүчиләр дирһәмнәре Алтын Урданың барлык территориясендә таралган, аерым алганда, төньяк-көнчыгыш рус кенәзлекләрендә кенәз исеме, акчаның чыгарылу вакыты һәм урыны өстәп сугылган тәңкәләр әйләнештә йөргән. XIV йөзнең икенче яртысында Алтын Урдада көмеш дирһәмнәрнең сыйфаты начарая, авырлыгы кими (0,8–1 г), киселгән һәм өстенә кабаттан язу сугылган тәңкәләр пәйда була. 1420 еллардан Алтын Урдада дирһәмнәр сугу туктала. XV йөздә дирһәмнәр Кырым ханлыгында сюзерен, ягъни төрек солтаны исеменнән чыгарыла, шулай ук шәйбаниләр дәүләтендә сугыла.

Әдәбият

Савельев П.С. Мухамедданская нумизматика по отношению к русской истории. СПб., 1848;

Марков А.Х. Топография кладов восточных монет (сасанидских и куфических). СПб., 1910;

Янин В.Л. Денежно-весовые системы русского средневековья. Домонгольский период. М., 1956;

Фёдоров-Давыдов Г.А. Находки джучидских монет // Нумизматика и эпиграфика. 1965. Т. 5;

Фёдоров-Давыдов Г.А. Монеты Московской Руси. М., 1981;

Фёдоров-Давыдов Г.А. Монеты — свидетели прошлого. М., 1985;

Мухамадиев А.Г. Булгаро-татарская монетная система XII–XV вв. М., 1983;

Мухамадиев А.Г. Древние монеты Поволжья. Казань, 1990;

Валеев Р.М. Волжская Булгария: Торговля и денежно-весовые системы IX – начала XIII веков. Казань, 1995.

Автор – И.Л.Измайлов