- РУС
- ТАТ
Татарстанның Нурлат районындагы поселок, Тимерлек елгасы бассейнында, Нурлат шәһәреннән 53 км төньяк-көнбатыштарак урнашкан
1920 елларда нигезләнә.
Нигезләнгән вакытыннан поселок ТАССРның Чистай кантоны Иске Әлмәт волостена керә. 1930 елның 10 августыннан – Октябрь, 1935 елның 10 февраленнән – Тельман, 1958 елның 16 июленнән – Октябрь, 1997 елның 10 декабреннән – Нурлат районында.
Хәзер – Тимерлек авыл җирлегендә.
1930 елда поселокта «Коминтерн» колхозы оештырыла. 1950 елдан – Молотов исемендәге (үзәк утары – Чуаш Тимерлеге авылы), 1957 елдан – «Заря», 1959 елдан – «Заря коммунизма» (үзәк утары – Чуаш Тимерлеге авылы) колхозлары, 1969 елдан – «Мамык» совхозы (үзәк утары – Чуаш Тимерлеге авылы), 1994 елдан – «Мамык» крестьян хуҗалыклары ассоциациясе, 1997 елдан – Нурлат РСУ ярдәмче хуҗалыгы, 2003 елдан – «Тимерлек», 2006 елдан – «Раздолье» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьләре, соңрак «Сөләйманов Ә.И.» крестьян-фермер хуҗалыгы эшли.
Халкы башлыча «Сөләйманов Ә.И.» крестьян-фермер хуҗалыгында эшли, кырчылык, ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.
Клуб һәм фельдшер-акушерлык пункты бар.
1949 елда – 162,
1958 елда – 165,
1970 елда – 239,
1979 елда – 225,
1989 елда – 134,
2002 елда – 143,
2010 елда – 134,
2021 елда – 101 кеше (чуашлар).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.