Тарихы

1565–1567 еллардан мәгълүм. Революциягә кадәрге чыганакларда Красный исеме белән дә искә алына.

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек.

ХХ йөз башында авылда мәчет (1907 елда төзелә), 2 вак-төякләр кибете эшли; авыл җәмәгатенең имана җире 346,2 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Казан өязе Мүлмә волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Арча кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Арча, 1935 елның 10 февраленнән – Биектау, 1963 елның 1 февраленнән – Арча, 1965 елның 12 гыйнварыннан – Биектау районында.

Хәзер Мүлмә авылы җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда авылда “Нариман” колхозы оештырыла. Соңрак Ворошилов исемендәге колхозга кушыла. 1950 елдан – “Татарстан” (колхоз идарәсе Мүлмә авылында урнаша), 1995 елдан – “Татарстан” күмәк хуҗалыгы, 2000 елдан – “Татарстан” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы, 2010 елдан – “Татарстан” агрофирмасы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте эшли.

Халкы кырчылык һәм терлекчелек белән шөгыльләнә.

Мәдәният

Авылда “Данлыклы чишмә”, “Изгеләр чишмәсе” (якында гына борынгы “Изге каберлек” урнашкан) чишмәләре бар.

Халык саны

1782 елда – 37 ир-ат;
1859 елда – 154,
1897 елда – 292,
1908 елда – 346,
1920 елда – 346,
1926 елда – 329,
1938 елда – 254,
1949 елда – 194,
1958 елда – 155,
1970 елда – 114,
1989 елда – 66,
2002 елда – 62,
2010 елда – 62,
2017 елда – 51 кеше (татарлар)