Тарихы

1680 елдан мәгълүм. XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек.

XX йөз башында авылда чиркәү-приход мәктәбе (1869 елда Изге Гурий борадәрлеге мәктәбе буларак ачыла), 2 вак-төякләр кибете эшли.

Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 1192,8 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Казан губернасының Мамадыш өязе Иске Комазан волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Мамадыш кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Тәкәнеш, 1932 елның 1 гыйнварыннан Мамадыш районында.

Хәзер Дүсмәт авыл җирлеге составында.

Хуҗалык итү рәвеше

1929 елда авылда “1 мая” колхозы (беренче рәисе – И.Михайлов) оештырыла. 1951 елдан – “Чулпан” колхозы, 1962 елдан – “Таң” колхозы (Дүсмәт (үзәк утары), Иске Комазан, Акман авыллары) составында. 1993 (1994) елда колхоз “Таң” күмәк предприятиесе итеп үзгәртелә, инвестор “Вамин Татарстан” га күчә. 2002 елдан – “Таң” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы. 2006 елларда – “Таң” агрофирмасы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, 2014 елдан – “Сөт иле “Нократ” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте филиалы, 2016 елдан – “Нократ” агросәгәгать комплексы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте (инвесторы – Р.М.Мотыйгуллин).

Халкы кырчылык, сөт терлекчелеге, дуңгыз асрау, умартачылык белән шөгыльләнә.

Авыл территориясендә плотина бар (1979 елда файдалануга тапшырыла).

Мәгариф һәм мәдәният

2005 елга кадәр башлангыч мәктәп эшли.

Авылда мәдәният йорты (1967 елдан), китапханә (1955 елдан, мәдәният йорты бинасында), медпункт (1967 елдан) бар.

Мәдәният йорты каршында “Карендәшләр” керәшен фольклор ансамбле эшли (2000 елдан, оештыручысы һәм җитәкчесе – М.И.Андреева).

Төзекләндерелгән “Олы кое” бар.

Халык саны

1782 елда — 121 ир-ат;
1859 елда — 500,
1897 елда — 674,
1908 елда — 845,
1920 елда — 819,
1926 елда — 845,
1938 елда — 687,
1949 елда — 480,
1958 елда — 446,
1970 елда — 525,
1979 елда — 466,
1989 елда — 321,
2002 елда — 189,
2010 елда — 160,
2017 елда — 118 кеше (керәшен татарлар – 96,6%, мөселман татарлар – 3,4%).